Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Уфада автобуслар белән төрле урыннарда сайлап йөриләр"


Башкортстанда Русия президентына намзәт Михаил Прохоровның иҗтимагый кабул итү бүлегендә эшләүче Ирек Зарипов Уфада сайлау канунын бозулар шулкадәр күп, теркәп бетереп тә булмый дип әйтә.

“Канун бозулар шулкадәр күп, дөресен әйтсәк, “дөреслек” сүзенең “д” хәрефе дә юк. Иртәнге якта бер үк кешеләрнең төрле сайлау бүлгеләренә кереп кабат-кабат сайлавы күзәтелде. Кайбер сайлау бүлекләрендә документларда дөрес булмаган урыннар табылды.

Уфада башка урында сайлау мөмкинлеге бирүче кәгазьләр сишәмбе көнне үк беткән иде. Әле автобусларга төялешеп бер бүлектән икенче бүлеккә барып сайлап йөриләр икән. Журналистлар шундый ике автобусны тотты инде. Бу автобуслардагы кешеләр 21-нче һәм 18-нче сайлау бүлекләренә кереп тавыш биреп чыккан.

Сайлау бүлекләреннән журналистларны куалар, күзәтүчеләрдән бер кешене дә калдырмыйча чыгарып җибәргән урыннар да бар”, дип белдерде Зарипов "Азатлык" радиосына.

Башкортстанның сайлау комиссиясе секретаре Наилә Алтынова Уфа шәһәрендә күпләп бюллетеньнәр ташларга теләү очраклары ачыклануын әйтә.

Уфадагы 335, 397 һәм 415-нче сайлау бүлекләрендә күпләп бюллетеньнәр ташларга теләгәннәр. Алтынова сүзләренчә, очракларны хокук саклау оешмалары тикшерә.
XS
SM
MD
LG