Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү үзәгенә хәрбиләр, куәт хезмәтендәгеләр кертелде


Мәскәү үзәгенә өстәмә көчләр кертелде. Кремль, Ленин исемендәге китапханә, Большой театр, Мәскәү шәһәре мэриясе, Дәүләт думасы тирәләренә хәрби машиналар, ОМОН хезмәткәрләре, гаскәриләр тупланган.

“Революция мәйданы” метро тирәсендә тикшереп үткәрү капкалары куелган, Карл Маркс һәйкәле бакчасын да полиция хезмәткәрләре саклый.

Үзәктәге берничә урамга машиналарны кертмиләр, аны юл иминлеге хезмәткәрләре саклый. Эчке эшләр министрлыгының Мәскәү идарәсе бу хәлләргә әлегә бернинди аңлатмалар да бирми.
XS
SM
MD
LG