Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сайлау имитациясе: күрергә теләмәгән күзәтүчеләр


Казандагы 425-нче сайлау урыны
Казандагы 425-нче сайлау урыны

Ничек кенә сәер яңгырамасын, гадел сайлау үткәрүгә аяк чалучылар арасында хакимият вәкилләрен генә түгел, кайбер кандидатларның күзәтүчеләрен дә күреп була. Казандагы бер сайлау урынындагы хәлләр моны яхшы күрсәтә.


Башта фактлар. Казандагы 425-нче сайлау урынындагы (ул Сахаров урамында урнашкан) көндезге 2-гә түбәндәге бозулар ачыкланды:

  • Тавыш бирү башланганнан бирле күзәтүчеләр сайлаучылар исемлеге белән таныша алмый, алар исемлектә күпме – моны дәүләт середәй саклыйлар.
  • Сәгать 2-гә тавыш бирүчеләр санында аерма 300-ләп иде. Ягъни комиссия бер сан бирә, ә күзәтүчеләр санаганы – бөтенләй икенче.
  • Күзәтүчеләр тавыш бирү урынында ирекле йөри алмый, аларны бюллетеннәр сакланган сейф бөтенләй күренми торган җайсыз урынга утырттылар, фото һәм видео төшерү тыелган.
  • Күзәтүчеләрнең кисәтүләре һәм зарлары искә дә алынмый.
Менә шулай барды тавыш бирү. Гәрчә, күзәтүчеләр диям диюен, әмма канун бозуларга бары тик Прохоров күзәтүчеләре генә зарланды. Алар анда икәү иде. Калганнары бик канәгать утырды. Алар хәтта бар бозуларга шикаять язылган кәгазьне дә имзалаудан баш тартты.

Минем аптыраган соравыма, калган намзәтләрнең вәкилләре үзләренең бернинди дә бозу очракларын күрмәвен әйттеләр. Һичьюгы сайлаучылар санының төрле булуын да күрмисезмени, сез шуңа канәгатьме дигән сорауга "Гадел Русия" партиясе күзәтүчесе мине сорау алуда гаепләде. Имеш ул монда үз фиркасе мәнфәгатьләрен генә якларга килгән, калганы аны һич кызыксындырмый.

“Соң, җаным, биредә бит без иң мөһиме сайлауның гадел үтүен карарга тиеш” дигән әрнүле сүзләремә “Гадел Русия” күзәтүчесе үзендә башка максатлар булуын әйтте һәм мине аңа үз карашымны тагарга маташуда гаепләде.

Нәтиҗәдә Михаил Прохоров күзәтүчеләре югарыдагы сайлау комиссиясенә һәм полициягә шикаять юллады. Моңа бернинди дә реакция булмады. Булыр микән – анысына да шикләнәм.

Тавыш бирү тәмамланды, хәзер инде аларны санау бара. Күзәтүчеләрсез генә. Анда ниләр генә эшләп бетәрләр икән – моны инде якынча абайлап була.

Резидә Сафиуллина
Тарих институтының фәнни хезмәткәре
XS
SM
MD
LG