Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 00:53

Омскида Альберт Әсәдуллин концерты үтте


Альберт Әсәдуллин җырлый. Артта Виктор Березинский

Альберт Әсәдуллин җырлый. Артта Виктор Березинский

Русиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, күпсанлы бәйгеләр лауреаты, татар музыкасын, мәдәниятен популярлаштыру өчен «Әл Фахр» ордены һәм башка бүләкләр иясе Альберт Әсәдуллин Омскида булып китте.


Советлар чоры эстрадасының “алтын Орфее” Альберт Әсәдуллинның уңышлары, казанышлары турында кыскача гына сөйләргә, ул яулаган исемнәрне санап кына китәргә дә бик күп вакыт кирәк булыр иде. Хәер, моның хаҗәте дә юктыр, чөнки аның иҗаты, уңышлары белән таныш булмаган кеше сирәктер.

Альберт Әсәдуллин Омскига шактый еш килә. Сезнең шәһәр белән бәйләнешләр 1976нчы елдан башланды. Ул вакытта «Орфей һәм Эвридика»ны китердек, шунда Омски тамашачысының театр, музыка сөюче икәнен күрдек, шуннан Омскины яратып калдым, ди җырчы.

Хәзер монда килүемә Виктор Березинскийга рәхмәтлемен, ул үзе бик әйбәт музыкант, җырчы. Без аның белән 20 еллап дусбыз, мин Израилгә аңа барам, ул килә миңа, концертлар оештырабыз, ди Әсәдуллин.

Концерттан соң

Концерттан соң

Альберт Әсәдуллин белән озак еллар эшләүче Березинский турында берникадәр мәгълүмат бирү дә урынлы булыр. Омски – аның туган җире, туган шәһәре, урта һәм югары белемне дә ул Омскида алган, 1992 елдан бирле гаиләсе белән Израилдә яши. Анда 1993 елда ук аудицияне “аеруча сәләтле” билгесе белән үткән.

Березинский туган шәһәрен онытмый, ел саен диярлек Омскига концертлар белән килә һәм күп очракта Альберт Әсәдуллин белән бергәләп. Аларның быелгы концерты шәһәрнең Яшь тамашачы театры бинасында булды.

Өч сәгатьлек концерт көчле алкышлар астында барды. Җырчы һәм көйләр язучы Березинский концертта үзе иҗат иткән җырларны рус һәм яһүд телләрендә башкарды.

Альберт Әсәдуллин асылда рус телендә җырлады, “Риголетто” опереттасыннан герцог ариясен итальянча башкарды, нәни кызлары Алинә белән Алисәгә багышлап үзе иҗат иткән яңа җырын да тәкъдим итте.

Икенче бүлекне ул татар җырлары белән башлап җибәрде. Салих Сәйдәшевның “Хуш авылым” җырын, татар халык җыры “Тала, тала”ны халык дәррәү кул чабып кабул итте.

Җырчы, алкышларны бүлеп, ана телендә, татарлар күпме, кулларыгызны күтәрегез әле дигәч, залдагы халыкның якынча өчтән бер өлеше үзенең татар икәнлеген белдерде.


Концерт тәмамлангач та Әсәдуллин сәхнәдән китмәде, тамашачылар белән аралашты, сорауларга җавап бирде. Тамашачылар артистка сәламәтлек, исәнлек-саулык теләде.

Бер тамашачы, “Кара урман”ны җырлыйсызмы дигәч, Альберт Әсәдуллин аны да җавапсыз калдырмады, җырны әкрен генә көйләп тә күрсәтте.

"Кайда гына булсам да татарча җырлыйм"

Соңыннан артист белән кыскача әңгәмә корырга мөмкинлек туды. Чит илләрдә күп буласыз, анда татарлар белән күрешәсезме, дигән сорауга ул: «юк, концертларда татарча да җырлыйм, әмма яныма бер татарның да килгәне юк. Финляндиядә очрашам, анда татарлар оешканраклар, диде.

Франциядә, мәсәлән, «Тәфтиләү»не җырлагач, аягүрә басып кул чаптылар, нинди җыр бу дип журналистлар сорады, татар халык җыры дигәч, аптырыйлар. Белмиләр татарларны, кемнәр, кайда торалар, бернәрсә белмиләр», ди җырчы.

Җырчының култамгасына чират

Җырчының култамгасына чират

Сез белдерүче буласыз инде, дигәнгә ул: «шулайдыр, бер журналда минем хакта “татар мәдәнияте илчесе” дип язганнар иде. Бәлки шулайдыр, кайда гына булсам да, нинди генә илдә булсам да мин татарча җырлыйм. Әгәр өч җырны башкарсам, аның берсе татар җыры була, Чын күңелемнән, йөрәгемне биреп кешеләрне таныштырам татар җыры белән.

Татар җырына мәхәббәт бала чактан, әниемнән. Әни нәрсә генә эшләсә дә җырлый иде, идән юса да, аш пешерсә дә. Колакта, күңелдә калган. Әмма ул 15-17 яшьтә әле чыкмый күңелдән, сәхнәдә 10 еллап эшләгәч кенә чыга башлады татарча җырлау теләге. Җиргә салган ашлык кебек, ул шытып чыксын өчен вакыт кирәк, җыр да шулай, вакыт кирәк. Шулай ук дингә кайту өчен дә, барысы өчен дә вакыт кирәк.»

Альберт Әсәдуллинның татар тамашачысы өчен аерым програмы да бар икән. Чаллыда эшләп килүче «Болгар» бию театры белән бергәләп әйбәт програм эшләгәннәр.

Әсәдуллин хәзер яңа бик үзенчәлекле програм өстендә эшли. Мондый програм төзүне мин бик мөһим, изге эш дип саныйм, йөрәгем кушуы буенча эшлим, күңелемдә бер ун еллап йөрттем, хәзер ул өлгереп җитте, анда төрле халыкларның этник җырлары башкарылачак һәм һәр програмда дини әсәрләр – дөньяда төп булып саналган биш диннең рухи әсәрләре яңгыраячак, ди Альберт әфәнде.

Апрель аенда Петербурда «Дөнья буйлап җыр белән» дип исемләнгән бу програмын халыкка тәкъдим итү булачак. Әлегә тулысынча түгел, концертның беренче бүлегендә програмның идеясе белән таныштырып үтәчәкмен, икенче бүлектә үземнең яраткан җырларым яңгыраячак, ди Альберт Әсәдуллин.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG