Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 10:57

Кешенең баш миендә ничә нейрон бар? Мәктәптә тиешенчә укып чыккан һәр кеше бу сорауга 100 миллиард дип җавап бирер. Бу санның кайдан чыгуын беркем дә аңлата алмаса да, моңа кадәр фәндә шулай тәкрарланып килде. Бразилия галимәсе махсус тикшеренү уздырырга булган.


Нейрон дип организмның нервлар системасына караган катлаулы төзелешле күзәнәкләрне атыйлар. Алар ярдәмендә кеше үзенең тәнен сизә, организмда барган процесслар турында хәбәрдар була.

Фәнни тикшеренү

Кешенең баш миендәге нейроннар саны моңа кадәр 100 миллиард дип исәпләнде. Тик бу санның кайдан барлыкка килүе билгесез. Бразилиянең Рио-де-Жанейро федераль университеты галимәсе Сюзан Херкулано-Хузель үз хезмәттәшләре белән бу санны санап чыгарга булган.

Нейроннарны бармак белән санау күктәге йолдызларны хисаплауга тиңдер, мөгаен. Шуңа күрә галимнәр бу эшне үзенчәлекле юл белән башкарырга булган. 50, 51, 54 һәм 71 яшьтәге ирләрнең баш миләреннән күзәнәк мембранасын алып аны эреткәннәр. Барлыкка килгән шул сыекчаның тыгызлыгын санап, алар аның билгеле бер күләмендә күпме нейрон барын ачыклаган. Соңнан пропорция ярдәмендә баш миендәге нейроннарның гомум санын хисаплап чыгарган.

“Без кешенең баш миендә уртача 86 миллиард нейрон барлыгын ачыкладык. Ягъни, аерма – 14 миллиард, шактый зур булып чыкты. Мисал өчен, бабуин (маймыл төре) баш миендә нәкъ 14 миллиард нейрон бар санала”, - диде Сюзан Херкулано-Хузель Nature исемле подкастлар журналына.

Әлеге тикшеренү гади кешегә мөһим булып күренмәсә дә, фән өчен аның әһәмияте зур. The Guardian язуынча, бу ачыш кешенең баш миен уникаль итүче факторларны ачыкларга ярдәм итә һәм рәсми фәндәге 100 миллиард дигән ялган санны шик астына куя.

Баш мие зуррак булса, кеше акыллыракмы?

Шунысы кызык, кешенең зиһен ягыннан никадәр акыллы булуы аның баш миенең зурлыгына да, андагы нейроннар санына да бәйле түгел икән. Кайбер галимнәр фикеренчә, баш миенең зурлыгы гәүдәнең зурлыгына бәйле һәм фәкать бәдән белән идарә итүне генә җиңеләйтә.


Кешенең никадәр зирәк булуын беренче чиратта нерв күзәнәкләренең оешу дәрәҗәсенә, аларның бер-берсе белән бәйләнешенә бәйле.

Биология фәннәре докторы, РАМН профессоры Сергей Савельев Русиянең “Комсомольская правда” газетасына “Баш мие зур булган кешенең даһи булу ихтималы күбрәк. Сәләтле кешеләрнең 72 процентының баш миләре уртача 1,4 килограммнан авыррак”, - диде.

XS
SM
MD
LG