Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 13:32

Польшада ике көнлек матәм игълан ителде


Краков янында поезд казасында һәлак булганнар истәлегенә Польшада ике көнлек матәм игълан ителде.

Шимбә көнне Щекоцины тукталышы янында ике поезд бәрелеште, 16 кеше һәлак булды, 50ләп кеше яраланды. Каза диспетчерның бер поезд барган юлга икенчесен кертүе аркасында булган, дип фаразлана. Прокуратура һәм дәүләт комиссиясе һәлакән сәбәпләрен тикшерә.

Шимбә булган фаҗига – Польшада соңгы 20 елда булган иң зур тимер юлы һәлакәте.

XS
SM
MD
LG