Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 13:11

Европа оешмалары Русиядә сайлау гадел булмады дип белдерде


Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек оешмасы белән Парламент Ассамблеясы Русиядә президент сайлавы гадел булмады, дип белдерде.

Хакимиятләр барлык намзәтләр өчен сайлау алды ярышында тигез шартлар тудырмаган, намзәтләрне теркәү шартлары артык кырыс булган һәм җиңүче намзәт үгетләү өчен хакимиятне кулланган, дип белдерде халыкара күзәтүчеләр. Барлык җитешсезлекләрне тикшерү таләп ителә.

Бер үк вакытта, президент сайлавы 2011 елдагы Дәүләт думасы сайлавыннан яхшырак узды, дидн Европа Шурасының Парламент Ассамблеясы вәкилләре җитәкчесе Тини Кокс.

XS
SM
MD
LG