Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья Русиядә узган сайлауга реакция белдерә


Британия премьер-министры вәкиле Владимир Путинның җиңүе “ышанынычлы” булды, дип белдерде. Бүген премьер Дэвид Кэмерон Путинны телефоннан котлаячак, дип хәбәр ителде. Британия Русия белән “нәтиҗәле мөнәсәбәтләрне” яңартырга ният итә, диде Кэмерон вәкиле.

Франция тышкы эшләр министрлыгының матбугат вәкиле Бернар Валеро, Франция Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек Оешмасының хисабын тикшерә, дип белдерде. Европа күзәтүчеләре барлык намзәтләр өчен сайлау алды ярышында тигез шартлар тудырылмаган иде, дип язып чыкты.

Путинны сайлауда җиңү белән Кыргызстан, Таҗикстан, Азәрбайҗан президентлары котлады. Сүрия президенты Башар Әсад Путинга котлау телеграммасы җибәрде, дип хәбәр итә Сүрия мәгълүмат чаралары.
XS
SM
MD
LG