Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 13:05

Русиядә гомер-гомергә татарлар яшәгән кайбер төбәкләрдә милли тапшырулар бөтенләй юк. Латвия дәүләт каналында милли радиотапшырулар 20 ел яшәвен дәвам итә.


Латвиядә татар-башкорт җәмгыятенең радио тапшыруларына 20 ел тулуны ничек бәйрәм итү турында хәл итмәгәннәр әле. Көзге айларның берсендә булыр дип ниятләп торалар. Әлеге тапшырулар өчен җаваплы һәм алып баручы Фәүзия Булушева: “Һәр тапшыруны әзерләү үзе үк зур бер бәйрәмгә әйләнә”, дип әйтә.

Татарча тапшыруларны әзерләүче “Чишмә” татар-башкорт җәмгыяте вәкилләре генә түгел, ә Латвиянең Радио-4 (LR4) дәүләт каналында эшләүчеләр дә бу бәйрәмгә кушыла. Язмаларны бергә җыйган көнне, моңлы татар көйләре ишетелүгә радио хезмәткәрләре бүлмәгә килеп кереп, аларны сокланып тыңлап тора. Дәртле көйләргә кушылып биеп китүчеләр дә бар.

Айга бер тапкыр чыгучы бу 45 минутлык тапшырулар татар дөньясындагы яңалыкларны да, Латвия татарлары тормышын да бәян итә. Февраль ахырында эфирга чыкканында татар дөньясының күренекле шәхесләрне югалтуы – “Татарларның Европадагы илчесе” Равил Бохараев һәм сугыш каһарманы Даян Мурзинның вафаты, аларның тормыш юллары белән таныштырдылар.

Латвия Европадагы татар яшьләре форумына әзерләнә

Алда булачак вакыйгаларга килсәк, 27-29 апрель көннәрендә Ригада Европадагы татар яшьләренең беренче зур форумы узачак. Бу хакта радио хәбәр итәргә өлгерде инде. Тапшыруда катнашкан “Чишмә” активисты Эльвира Хәйрова: “Европада беркайчан да мондый чараның булганы юк иде”, дип әйтте.

Фәхия Булушева (с) һәм Эльвира Хәйрова

Фәхия Булушева (с) һәм Эльвира Хәйрова

Бу чарага Европадагы төрле илләрдән яшьләр килергә теләк белдергән. Форумда Европада яшәүче татарларның бүгенге тормышының актуаль мәсьәләләренә кагылган сөйләшүләр, Балтыйк буе татарларының тарихы һәм бүгенгесе белән танышу да каралган. Төрле илләрдән килгән татар яшьләре концерт та куячак.

Нәкъ шушы ук форум көннәрендә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры төркеме дә Ригада булачак. Шулай ук Татарстаннан артистлар да киләчәк.

Үз илендә кебек хис итсен өчен

Латвиянең татар радиосы татар, латыш һәм рус телләрендә эфирга чыга. “Без татарча гына сөйләр идек, яшьләрнең күбесе аңламый”, ди Булушева. Илдә татарлар гына түгел, ә башка милләт вәкилләре дә бу радионы яратып тыңлаганнарын әйтә.

Латвиянең дәүләт каналында татардан кала, украин, беларус, поляк, яһүд, грузин, әрмән, азәрбайҗан телендә дә тапшырулар бара. “Монда яшәүче һәр милләт вәкиле туган җиреннән читтә яшәсә дә, үз илендә кебек тойсын, милли тамырларыннан аерылмасын өчен Латвия дәүләте алып барган сәясәт бу”, ди Булушева. 2012 елга кадәр Латвия дәүләте милли тапшыруларны әзерләү мөмкинлеге һәм эфир вакыты гына биргән булган. Быелдан күп булмаса да хезмәт хакы да түли башлаганнар.

Бүген Латвиядә өч меңләп татар яши. Радионы тыңласалар да, иярчен тәлинкәләре булмаганга, аларның барсы да “Яңа гасыр” телевидениесен карый алмый. Булушева, караучылар ТНВ-да татарча тапшыруларның әз булуына зарлана, дип әйтә.

“Монда күбесе “адашкан” кешеләр. Алар татар мәдәниятеннән бик ераклашкан. “Яңа гасыр”да татар тапшырулары артса, файдага гына булыр иде”, ди Булушева.

Русиянең татарлар җирле халык булган төбәкләрнең кайберләрендә татарча тапшыруларның бөтенләй булмавы, кайчандыр ачылганнарының бүгенгә эфир вакытлары бик аз калуны милли мәнфәгатьләр кысылу дип бәяли ул.

Латвия радиосында “Чишмә” тапшыруы [RealPlayer белән тыңларга]

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG