Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пушкин мәйданында йөзләгән кеше тоткарланды


Мәскәүнең Пушкин мәйданында сайлау хәрәмләшүләренә протест җыены көч куллану һәм тоткарлаулар белән тәмамланды.

Президент сайлауның икенче көнендә Пушкин мәйданында 20 меңләп кеше катнашкан җыенның ахырында оппозиция җитәкчеләре Сергей Удальцов, Алексей Навальный, Евгения Чирикова, Илья Яшинның, барлыгы йөздән артык кешенең тоткарлануы хәбәр ителә. Тоткарланганнарның бер өлеше, шул исәптән Навальный сишәмбегә каршы төндә азат ителгән.

Илья Яшин әйтүенчә, протест җыены тәмамлану белән шул ук мәйданда Дума депутаты Илья Пономарев белән алга таба ниләр эшләү турында сөйләшү җыены полиция тарафыннан бик тупас рәвештә куып таратылган.

Пономарев белән Удальцов протест митингында Путин хакимияттән киткәнчегә кадәр мәйданнан китмәячәкләрен әйтеп башкаларны да бу чарага кушылырга чакырган иде.

Көч куллану протест митингында катнашучыларның төп өлеше таралып беткәч, бары өч меңләп кеше генә калгач башланды.
Мәскәүнең Пушкин мәйданында тоткарлаулар
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:59 0:00

Кичке сәгать унга Пушкин мәйданы оппозиция тарафдарларыннан арындырылды, әмма җыенда катнашучылар башка урамнарга таралгач, тоткарлаулар анда да дәвам иткән. Интерфакс агентлыгы тоткарланучылар санының 250-гә якынлашуын белдерә. Тоткарланганнар административ җәза протоколлары әзерләү өчен төрле полиция бүлекләренә китерелгән.

Петербурда да дүшәмбе көнне сайлау нәтиҗәләренә протест белдерү җыены үтте. Шәһәр канун чыгару җыены янында хакимият белән килештерелмәгән җыенда катнашучыларны полиция көч куллану һәм тоткарлаулар белән куып таратты. Полиция белдерүченчә, анда 800-ләп, журналистлар һәм оештыручылар әйтүенчә дүрт меңләп кеше җыелган булган. Җыенда катнашучылар "Путинсыз Русия!" дип кычкыра башлау белән полиция аларны тоткарларга керешкән.
Петербурда протест митингы куып таратылды
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:41 0:00
XS
SM
MD
LG