Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кушма Штатларда республиканнар “суперсишәмбе”гә әзерләнә


Кушма Штатлар “суперсишәмбе” дип аталган көнгә әзерләнә. Ноябрь аенда булачак президент сайлауга кадәр илнең берьюлы 10 штатында республиканнарның беренчел сайлаулары уза.

Огайо, Джорджия, Массачусетс, Вермонте, Виржиния, Оклахома һәм Теннесида үтәчәк праймеризларда Барак Обамага көндәшләрне сайлаячаклар. Ә Айдахо, Төньяк Докута һәм Аляскада беренчел сайлау (кокуслар) узачак. Бу сишәмбе президент сайлау кампаниясендә зур әһәмияткә ия.

Сораштырулар күрсәткәнчә, дүрт намзәт арасыннан өчесе – Митт Ромни, Рик Санторум һәм Ньют Гингрич иң ким дигәндә бер штатта җиңәчәк.
XS
SM
MD
LG