Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай тышкы эшләр министры: Иран атом коралы ясамаска тиеш


Кытай тышкы эшләр министры Ян Цзечи бүген янә Пекин Иранның атом-төш коралы ясавына каршы, дип белдерде. “Кытай Якын Көнчыгыштагы илләр һәм шул исәптән Иранның да атом-төш коралы ясавына һәм аңа ия булуына каршы”, дип белдерде министр матбугат очрашуында.

Шул ук вакытта Ян Цзечи, Иранның атомны тыныч максатларда кулланырга тулы хокукы бар, дип әйтте. Аның фикеренчә, Тәһранга “берьяклы чикләүләр” кертүнең куркынычы бар.

Кичә АКШ президенты Барак Обама һәм Израиль премьер-министры Биньямин Нетаньяһу Иранның атом програмы турында киңәшләште. НетаньяҺуның АКШ-ка сәфәре алдыннан белгечләр Израиль Ирандагы атом корылмаларына карата кисәтү ясар дип белдергән иде.
XS
SM
MD
LG