Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Идел аша яңа күпер салыначак


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, башкаладан Югары Осланга таба Идел аша яңа күпер салыначак. Президент бу эшкә кайчан керешәчәкләрен әйтмәде.

Министрлар кабинетында журналистлар белән очрашкан вакытта Миңнеханов Казан киләчәктә Югары Ослан ягына таба үсәчәк дип әйтте. 10-15 елдан Яшел Үзән белән Казан кушылып бер үзәк булачак диде. Башкалада ике миллион кеше яшәр, ди президент.

Казанга башка районнарны кушуга килгәндә, ул моңа каршы. Президент фикеренчә, чикләрне үзгәртеп кенә тормышны яхшыртып булмый, ә яшәеш челтәрен яхшыртырга кирәк.
XS
SM
MD
LG