Accessibility links

Самар татарлары тавышларын Путинга биргән


Самар өлкәсе авылларындагы сайлау урыннарында да веб-камералар урнаштырылган иде, 4 март 2012
Самар өлкәсе авылларындагы сайлау урыннарында да веб-камералар урнаштырылган иде, 4 март 2012

Самар өлкәсенең күпчелек татарлар яшәгән Камышлы районында сайлаучыларның 67%ка якыны тавышларын Путинга биргән.


Самар өлкәсе Путинга күп тавыш биргәннәр арасында түгел. Ул өлкәдә 60% тирәсе генә җыйды. Зюганов 21%, Прохоров 8%, Жириновский аз гына аерма белән аннан арттарак.

Күзгә ташланганы шул: күпчелек татарлар яшәгән Камышлы районында сайлаучыларның 67%ка якыны тавышларын Путинга, ә Зюгановка 25% биргән.

”Мин руслар яклы” дип тәкърарлаган Жириновский тарафдарларының саны 2% якын. Ләкин болар татарлар дип әйтергә нигез юк, чөнки районда урыс белән чуашлар да яши. Шулай да саф татар авылы булган Галидә Жириновский 1% тавыш җыйган.

Өлкә буенча Путинның тавышлары 55-65% тирәсендә. Сәнәгать тупланган Яңа Куйбыш һәм Тольяттида ул тик 51-53% кына җыйды. Ә менә Похвистнево районында Путинның 70% якын җыюы бик җиңел аңлатыла. Андагы татар авыллары 80-92% тавышларын Путинга биргән.

Районнардан хәбәр итүләренә караганда, Путинның иң күп тарафдарлары – татар авылларында.

Прохоровны яклаучыларның күпчелеге – 10% тирәсе Тольятти, Яңа Куйбыш һәм Самарда яшәүчеләр. Ул иң күп тавышларны Самарның Октябрь районында җыйды (13 %).


"Татарда коллык тирән сеңгән"

Самар губерна депутаты, коммунист Гомәр Вәлитов фикерләрен белештек.

– Русия президентын сайлауны ничек бәялисез?

– Безнең илдә гомумән сайлаулар дөрес куелмаган. Сайлау – ул халык мәнфәгатьләрен хөкүмәткә ирештерү мәйданчыгы. Менә шул мәйданчыкка шартлар тудырасы урынга, түрәләр халыкка үз фикерләрен тага. Әле тагу гына да түгел, көчләп тагалар. Сайлау башында тора, аны аягына бастырырга кирәк. Сайлауда гаделлек урнаштырасы урынга, түрәләр хәрәмләшү белән мәшгуль. Алар өчен оят, намус, вөҗдан чит нәрсәләр.

– “Күктән төшкән” Прохоров беренче юл өчен матур күрсәткечләргә иреште. Ни өчен коммунистлар намзәт итеп яшь кешене куймадылар?

– Сайлау алдыннан Мәскәүдә безнең президиум утырышы булды. Зюганов утырышка 12 намзәтнең исемлеген тәкъдим итте. Ул исемлектә Зюганов үзе юк иде. Президиум берәм-берәм чакырып әңгәмә оештырды. Барчасы да үзләре баш тарттылар.

– Самар өлкәсендә иң күп тавышларны Путин татар авылларында җыйды. Моны ничек аңлатып була?

– Халыкка төрле мәгълүмат җитешми. Интеллект түбән. Хәтта югары белем дә интеллект бизмәне түгел. Югары белемле аракы мичкәләре адым саен. Иң аянычы – татарда коллык тирән сеңгән.

– Ә коллыкның чишмә башы кайдарак?

– 1552 ел. 450 ел буена татар изүлектә. Атлаган саен аны тукып, куркытып торалар. Яхшы патшага табыну. Гаиләдә шәхес тәрбияләргә кирәк. Кеше үз көнен үзе күрергә өйрәнергә тиеш.

– Сәяси уеннар шуның белән тынып калачакмы?

– Юк. Көзгә губернатор сайлавы. Коммунистлар үз намзәтләрен инде барлый башлады.

– Путинның елавын ничек бәялисез?

– КГБ офицерына килешә торган гамәл түгел.
XS
SM
MD
LG