Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ходорковский президентның “ЮКОС эше” буенча күрсәтмәсенә аңлатма бирмәде


Михаил Ходорковский Русия президенты Дмитрий Медведевнең “ЮКОС эше”нең канунилыгын Баш прокуратура тикшерергә тиеш дигән күрсәтмәсенә аңлатмалар бирүдән баш тартты.

ЮКОС-ның элекке башлыгының адвокаты Карина Москаленко “Интерфакс”ка, Ходорковский янында булганда президент күрсәтмәсенә ничек каравын сораганын, яклаучысыннан мондый әһәмиятле темаларга аңлатмалар бирелми, дигән җавап алганын әйтте.

Москаленко сүзләренчә, Ходорковский Медведевнең бу адымын көтмәгән булган.

5 март көнне Медведев Баш прокуратурага җинаять җәзасы бирелгән 32 кешенең, шул исәптән ЮКОС-ның элекке башлыкларын да гаепләү карарының канунилыгын тикшерергә боерган иде.
XS
SM
MD
LG