Accessibility links

Кайнар хәбәр

Канун үтәүне таләп итү үзебездән тора


Дмитрий Казанков сайлау урынында, 4 март 2012
Дмитрий Казанков сайлау урынында, 4 март 2012

Казанның Мәскәү районындагы 137нче сайлау урынында тавыш бирү нәтиҗәләре мондый иде: Путин – 51.4%, Зюганов – 20.1%, Прохоров – 16.7%, Миронов – 5.5%, Жириновский – 4.7%. Сайлауга килү 72% тирәсендә булды.

“Идел-Пресс” бинасында урнашкан шушы сайлау үзәгендә күзәтүчеләрнең тырышлыгы нәтиҗәсендә бу юлы бюллетен ташлау һәм алдашулар булмады. Ә менә административ ресурс дигәне кулланылды – читтә сайлау рөхсәте белән “Идел-Пресс”ның йөзләрчә хезмәткәре тавыш бирде. Бу Путинны яклаучылар санын якынча 8%-ка арттырды дип уйлыйм, болай ул 43-44% кына җыйган булыр иде мөгаен.

Моның алдан оештырылган икәнен без очраклы рәвештә генә ачыкладык – сайлау комиссиясе рәисе тавыш биргәннәр исемлегеннән шул читтә сайлау рөхсәте белән сайлаучыларны язып утыра иде. Мин аңардан, “Нинди исемлек төзисез анда?” дип сорагач, ул тиз генә эшеннән туктап исемлекне яшереп куйды. Минемчә, ул бу кәгазьне “Идел-Пресс” җитәкчеләре каршында хисап тоту өчен әзерләгән.

Тавыш бирү беркетмәләрен ГАС "Выборы" системасы аша югарыдагы сайлау комиссиясенә тапшырганда мине ул бүлмәгә кертмәделәр. Ни өчен икәнен абайларга була. Әмма алар анда саннарны ничек кенә үзгәртсәләр дә, бар тавыш бирүне мин видеога төшереп бардым һәм беркетмәләрнең дә нөсхәләрен алдым.

Төрле провокацияләр дә булмады түгел, әмма без аларга шунда ук киртә куйдык. Эш шунда иде ки – әйткәнемчә, мин тавыш бирүне видеога төшереп бардым: сайлау әрҗәсеннән 3 метр ераклыкта өчаякка видеокамера куйдым һәм шулай итеп әрҗәне генә түгел, тавыш бирү барган бүлмәнең гомум куренешен алырга тырыштым. Провокатор әрҗәгә бюллетенын салырга дип килә дә, видеога төшерү аның хокукларын боза дип шаулый башлый иде.

Иң кызыгы шул – беренче булып бу кырын эшне “Идел-Пресс”ның баш мөдире Ислам Әхмәтҗанов башлап җибәрде. Икенчесе ниндидер бер яшүсмер иде, анысы әрҗә янында "тамаша" ясап алганнан соң миңа каршы полициягә гариза яза башлады. Тагын бер кызык күзәтү – аны бу эшкә кандидат Мироновның сайлау үзәгендәге рәсми вәкиле Андрей Лагутенко исемле бер кеше котыртып торды.

Мәшәкатьле булуга карамастан мин бар бу күзәтү эшләренә кереп китүемә бик шат. Мин һичьюгы үз-үземә шуны исбатлый алдым – әгәр дә тырышсам мин канунны үтәргә теләмәгәннәрне дә канунны үтәргә мәҗбүр тә алам.

Иң мөһиме – мин шундый ук принципиаль булган искитмәле кешеләр белән таныштым. Алар шәһәребезнең иң яхшы кешеләре! Әлегә без Мәскәү районындагы кайбер сайлау урыннарын канун бозулардан саклый алдык. Ә инде шуны бар шәһәр һәм Татарстан күләмендә эшли алсак – без бөтенләй башка илдә яшиячәкбез!

Дмитрий Казанков
Казан шәһәре

PS

Өстә әйтелгәнгә өстәп бер видео. Татарстанның Лениногорски районы, Иске Куак авылы, 1840нчы сайлау урыны, 4 март 2012 ел. Кара куртка кигән ир-атның гамәлләрен игътибар белән күзәтегез. Бу сайлау урынында Путин 642 (94,83%), Зюганов 16 (2,36%) Жириновский 9 (1,33%) Прохоров 7 (1,03%) Миронов 3 (0,44%) тавыш җыйган. Кара курткалы кешенең кем файдасына тырышканын чамалап була.

XS
SM
MD
LG