Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 05:50

БМО: Сүриядән Лүбнәнгә меңьярым качак килде


Соңгы көннәрдә меңьярымнан артык кеше, аларның күпчелеге хатын-кызлар һәм балалар, күршедәге Лүбнәнгә качкан. Бу хакта БМО-ның Лүбнән хакимияте һәм качаклар белән шөгыльләнүче бүлеге вәкилләре хәбәр итте.

БМО җирле хакимиятләр ярдәме белән качакларга азык-төлек һәм һуманитар ярдәм китерү белән шөгыльләнә.

Syrian Observatory of Human Rights хокук яклау оешмасы мәгълүматларына күрә, Сүриянең хөкүмәт гаскәрләре бүген Кусаир шәһәре янындагы күперне бомбалаган. Бу күпер яраланганнарны һәм качакларны Лүбнәнгә чыгару юлында урнашкан иде. Бомбалаганда яраланучылар да бар.

Төркия премьер-министры Рәҗәп Эрдоган бүген Сүрия хакимиятләрен, һуманитар ярдәм кертү өчен, кичекмичә юл ачарга чакырды. Кичә АКШ сенаторы Джон Маккейн, Көнбатыш илләр Сүриядәге тыныч халыкны саклау өчен авиация кулланырга тиеш, дип белдерде.

XS
SM
MD
LG