Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа кешесе татар-башкортларның сайлау хокуклары бозылуына зарлана


Чаллыдагы сайлауга таратылган чакыру кәгазе
Чаллыдагы сайлауга таратылган чакыру кәгазе

Уфада яшәүче Рөстәм Баттал Башкортстанда сайлау алды үгетләүләре вакытында башкорт һәм татарларның хокуклары бозылды дип саный.


Рөстәм Баттал Башкортстанда сайлау алды үгетләүләренең урыс телендә генә алып барылуын башкорт һәм татарларның хокукларын бозу дип саный. Мәхкәмәгә шикаять итсә дә, аның бу мөрәҗәгате канәгатьләндерелмәгән. Азатлыкка биргән әңгәмәдә ул бу эшнең барышы турында сөйләде.

– Башкортстанда татар һәм башкортлар 55% тәшкил итә. Әмма алар туган телләрендә сайлау турында мәгълүмат алудан мәхрүм калдылар, чөнки барлык өндәмәләрен урыс телендә генә иде. Мисал өчен, мин сайлауга бәйле кәгазьләрне карадым, анда авыр терминнар кулланыла. Шуңа кешеләр аңламаска да мөмкиннәр. Бернинди халыкны кимсетмәү өчен алар өч телдә – башкорт, татар һәм урыс телендә булырга тиеш иде.

Башкортстанда дәүләт телләре буларак урыс һәм башкорт телләре санала. Сез бу хакта әйтеп кая да булса мөрәҗәгать итмәдегезме?

– Башкортстан республикасы халыклары телләре турында канун нигезендә сайлауда дәүләт һәм компактлы яшәгән халык, ягъни татар теле кулланырга тиешле. Сайлау кәгазьләреннән тыш, сайлауны әзерләү һәм үткәрүдәге башка кәгазьләр дә бу телләрдә булырга зарур иде. Шул хакта әйтеп мин Башкортстан үзәк сайлау комиссиясенә мөрәҗәгать иттем. Алар минем мөрәҗәгатемне кире кактылар. Шуннан соң мин мәхкәмәгә шикаять итәргә булдым.

Үзәк сайлау комиссиясендә сезнең мөрәҗәгатьне нәрсә дип кире кактылар?

– Алар, без бары урыс телен генә кулланырга мәҗбүрбез, дип әйттеләр.

Ни сәбәпле?

– Сәбәпләрен аңлатмадылар. Мәхкәмә барышында сайлау комиссиясе вәкиле аңлатырга тырышкан иде, әмма барыбер минемчә аларның аңлатулары мәгънәсез һәм нигезсез булды.

Алар нәрсә дип аңлаттылар?

– Сайлау процесслары тик урысча булырга тиеш һәм татар, башкорт телләрен куллану аларга йөкләнмәгән икән. Федераль кануннарга таянды. Әмма федераль канун нигезендә урыс теле һәм республикалар үз телләрен өстәмә куллана диелгән. Әгәр миңа сайлаучы буларак татар һәм башкорт телләрендә мәгълүмат бирелми икән, минем сайлау хокукларым бозыла. Ләкин мәхкәмә минем бу мөрәҗәгатемне кире какты. Сәбәпләрен әле белмим, чөнки аларның нәтиҗәләре кулга бирелмәде.

Кайчан бирәчәкләрен әйтмәделәрме?

– 8 мартка кадәр бирергә тиешләр. Әмма монда бәйрәм көннәре, димәк, бәйрәм көннәреннән соң бирерләр инде.

Сез аны тагын кая да булса шикаять итәргә җыенасызмы?

– Мин бу карарны алгач әле сәбәпләрен тикшерәчәкмен. Шуннан соң гына ничек хәрәкәт итәчәген әйтә алачакмын.

Ә мәхкәмә үзе нинди телдә барды?

– Процессуаль кодекс нигезендә, Башкортстанның дәүләт телләрендә - урысча, яки башкортча алып барылырга мөмкин. Мин бөтен утырышның башкорт телендә булуын үтенгән идем. Мәхкәмә тәрҗемәче чакырды һәм минем чыгышымны алар өчен урысчага тәрҗемә иттеләр.

Мәхкәмәне алып баручылар башкорт телен аңламый булып чыкты инде?

– Алар – татарлар. Мәсәлән, Үзәк сайлау комиссиясе вәкиле, хөкемдар – татарлар. Әмма ана телен кулланырга теләмәделәр.

Алар бәлкем белмидер ана телләрен?

– Мин алар белән аралашканым бар иде, татарча сөйләштеләр. Ләкин мәхкәмә вакытында урыс телен кулланырга уңайлырак дип санадылар һәм бөтен чыгышларны урысча ясадылар, ә миңа тәрҗемә итеп бардылар.
XS
SM
MD
LG