Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көнчыгыш Либия автоном булырга мөмкин


Либиянең көнчыгыш өлешендәге Киренаики төбәгенең сәяси активистлары, кабилә башлыклары һәм андагы гаскәр җитәкчеләре Бенгазида үткән корылтайда үзәк хакимияттән бәйсез булган идарә шурасы төзүләрен игълан итте. Шура башлыгы итеп элекке Идрис патшаның туганы Әхмәд әл-Синусси билгеләнгән.

Күзәтүчеләр бу Киренаикинең бәйсезлеккә беренче адымы дип бәяли. Илнең нәкъ шушы төбәгендә нефть ятмаларының күп өлеше урнашкан. Узган ел февраль аенда Мөәмәр Каддафи режимына каршы халык күтәрелешләре башланган иде.

Триполидагы хакимият – Милли күчеш шурасы бу корылтайны үткәрүгә һәм Киренаики автономиясенә каршы булды. Алар Либиядәге тотрыксызлык вакытында ил берничә өлешкә таркалыр дип хәвефләнә.
XS
SM
MD
LG