Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия бәйгесендә Татарстан укытучысы беренче урынны алды


Фәния Хөснетдинова
Фәния Хөснетдинова

Шушы көннәрдә Мәскәүдә укытучыларның һөнәри осталыгы буенча “Минем яраткан дәресем” дигән темага уздырылган Бөтенрусия бәйгесенә йомгак ясалды. Татарстан укытучысы Фәния Хөснетдинова әлеге бәйгедә яраткан дәресе турында сөйләп беренче урынны алды.


Бәйгедә Русиянең барлык төбәкләреннән дә укытучылар катнашты. Оештыручыларның сүзләренә караганда, бәйгедә катнашырга 710нан артык укытучы теләк белдергән. Бәйгенең финал өлешенә бары тик 200 укытучы гына чыккан. Калининградтан алып Якутиягә кадәр укытучылар катнашкан бу бәйгедә Татарстан укытучылары да бар иде. Шуларның берсе, бәйгедә беренче урын алган Югары Ослан районының Килдеево мәктәбе укытучы Фәния Хөснетдинова белән бәйге хакында да, үзе укыткан төбәктә мәктәпкә кагылышлы мәсьәләләр турында да сөйләшү мөмкинлеге булды.

Казанда педагогия институтының география бүлеген тәмамлаган 39 яшьлек Фәния ханым инде 17 ел буе укытучы булып эшли. Бөтенрусия бәйгесендә беренче тапкыр гына катнашса да, ул Татарстанда республика күләмендә уздырылган күптөрле бәйгеләрдә катнашкан һәм аның уннан артык мактау таныкламалары һәм дипломнары бар. Фәния Хөснетдинова үзенең яраткан дәресе итеп табигать белеме дәресен алган һәм эшенең өндәве итеп инглиз язучысы Бернард Шоуның “Белемгә илтүче бердәнбер юл – эшчәнлек” дигән сүзләрен китергән.

“Минем дәресләремдә мин укучыларны гына түгел, укучыларым да мине өйрәтә. Мин аларга дәрес темасы буенча иҗади фикерләү булырга тиеш дип өйрәтәм. Ни өчен бу дәрес – минем яраткан дәресем? Чөнки мин аны яраткан укучыларым белән бергә алып барам. Ул балалар белемнән туймыйлар, аларга дәрестә кызыклы. Шуңа күрә ул дәрестә туган як табигате дә, глобус буйлап сәяхәт тә, табышмаклар, башваткычлар да бар һәм бу шөгыльләр миңа дәресемне кызыклы итеп үткәрергә ярдәм итә”, ди Фәния ханым.

Фәния Хөснетдинова укучылары белән
Фәния Хөснетдинова укучылары белән
Фәния Хөснетдинова Югары Ослан районының Татар Макылы авылында яши. Авыл мәктәбендә 200дән артык бала укыса да, укытучы урыны булмаганга, ул башка мәктәпләрдә укытырга мәҗбүр. Шунысы кызыклы, Фәния ханым үзләреннән 12 чакрым булган, урыслар гына яшәгән Килдеево авылы мәктәбендә татар теле һәм табигать белеме, ә 20 чакрым ераклыктагы Вахитов авылы мәктәбендә информатика укыта. Эшкә ул үз машинасында йөри. Күпкырлы белемгә һәм тәҗрибәгә ия булган бу укытучының укыту мәсьәләләренә кагышлы фикерләве дә игътибарга лаеклы.

– Фәния ханым, сезне беренче урын алуыгыз белән котлыйбыз. Беренче урынны алу турындагы хәбәрне беренче булып кемгә әйттегез?

– Әниемә шалтыратып әйттем. Ул әле мин барырга җыенгач та, син беренче урынны алырга тиеш, син булдырасың, дип әйтеп җибәргән иде. Аның сүзе дөрес булып чыкты.

– Ә менә биредә очрашу, бәйге турында ни әйтерсез?

– Бәйгене Менделеев исемендәге хәйрия фонды оештырган. Анда бер фонд гына түгел, Русиянең мәгариф министрлыгы да, дәүләт думасының мәгариф комитеты да, Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты да катнашкан.

Безнең өчен башка укытучылар белән танышу да, биредә укыган лекцияләрне тыңлау да кызыклы булды. Чөнки без, авыл укытучылары, үз казаныбызда кайныйбыз. Безне Мәскәү мәктәпләренә дә йөрттеләр. Шуларның берсе Газпром балаларын гына укыта торган мәктәп булды. Әлбәттә, андагы шартлар безнеке белән чагыштырырлык түгел. Нәрсә генә юк анда! Шаккаткыч! Сыйныфларда да 12 шәр генә бала укый. Ләкин миңа барыбер үземнең авыл мәктәбем якын. Бездә башкача, ләкин бездә күңелгә ятышлы дип уйлыйм.

– Фәния ханым, сез бер татар да булмаган рус авылында татар теле укытасыз. Балалар, әти-әниләр моңар ничек карый?

– Зарланган кеше юк. Балалар бик тырышып өйрәнәләр. Бездә ничә сәгать рус теленә бирелсә, шул хәтле сәгать татар теленә дә бирелә. Алар икесе дә атнага бишәр сәгать керә. Хәзер бездә шундый сәясәт – әгәр дә мәктәптә татар теле укытучысы юк икән, димәк, мәктәп укытыр өчен әзер түгел дигән сүз. Мин үзем белемем белән татар теле укытучысы булмасам да, бу эшкә алындым. Чөнки татар теле укытучылары юк. Шунысы гына кызганыч, рус авылында балаларның өйдә дә, урамда да татарча сөйләшү мөмкинлеге юк.

– Сезнең районда чын татар мәктәпләре бармы соң?

– Әйе, безнең районның Вахитов авылында барлык фәннәр дә гел татар телендә генә укытыла торган мәктәп бар. Шунысы кызганыч, алар бар фәннән дә татар телендә белем алалар , ә менә бердәм дәүләт имтиханын алар рус телендә бирергә мәҗбүр. Алар бит алга таба да татарча югары уку йортларына керергә телиләр, имтихан русча. Бу балалар өчен бик авыр хәл. Шуны үзгәртәсе иде.

– Мәктәпләр һәр авылда да бармы?

– ​Юк шул. Балалар азайды дип байтак кына мәктәпләрне ябып куйдылар. Аны ябу җиңел, тик ачар өчен бик күп чыгым кирәк булачак. Үземнең белгән мәктәпләр турында әйтәсем килә: балаларны мәктәпкә автобус белән озаталар, алып кайталар. Ләкин анда да үзенең проблемы бар. Татар авылына йөреп укый торган балалар өчен автобус юк. Ә рус мәктәбенә йөрүчеләргә транспорт бирелә. Әлбәттә, әти-әниләр баласын 3-4 чакрым юлга җәяү чыгарып җибәргәнче, ул аны рус мәктәбенә баручы автобуска утыртып җибәрә. Һәм шунда укыта да. Болай булырга тиеш түгел дип уйлыйм. Автобус белән дә баланы иртүк килеп алалар, дәресләр бетеп 3-4 сәгать узгач кына яңадан китереп куялар. Ул инде ач, арган була. Өенә кайткач, дәрес турында уйларга вакыты да калмый аның. Һәр баланың туган авылында , өе янында мәктәбе булырга тиеш дип уйлыйм.

Фәния Хөснетдинова үз дәресен яклый
Фәния Хөснетдинова үз дәресен яклый
Бездә бер Янгилдино дигән авыл бар. Андагы мәктәпне ябып куйдылар. Чынлап та укучылар юк иде. Тик балалар бакчасында егермедән артык бала бар. Берничә елдан алар бит мәктәп яшенә җитәчәк. Ябып кую тиз, ә менә ачылырмы ул яңадан, анысы мәсьәлә. Ул тирәдә алма, чия бакчалары бик күп. Кеше өчен эш бар. Ләкин мәктәп булмагач, балалары мәктәп яшенә җиткән яшь кешеләр авылны ташлап китәргә мәҗбүр. Эштә бар, яшәү мөмкинлекләре дә уңай – мәктәп юк.

– Нинди дә булса үзгәрешләр булыр дип көтәсезме?

– Безнең Югары Ослан районының тарихы зур түгел, бары тик 80 ел гына. Шушы 80 ел эчендә бу район башында җитәкче булып бер генә дә татар кешесе эшләмәгән. Әлбәттә, башка милләтләр башкача карый инде. Һәм менә ниһаять безнең район башлыгы итеп Зиятдинов Марат дигән кешене куйдылар. Ул, минемчә, битараф булмаган, ниндидер үзгәрешләр ясарга омтылган шәхес. Без аңа бик өметләнәбез. Свияга елгасы буендагы бер ябылган мәктәптә хәзер балалар өчен җәйге лагерь ачарга җыеналар. Җәй көне ял урыны, кыш көне мәктәп булачак дигән сүзләр йөри. Болар барысы да район җитәкчелегенең карарыннан тора.

Фәния Хөснетдинованы борчыган мәсьәләләр гади генә түгел. Бәлки укытучы күтәргән ул проблемнарга игътибар итүчеләр булыр.
XS
SM
MD
LG