Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 15:19

Тупраклы мохтарият мәсьәләсе (III)

3.“Башкортстан” проектына килгәндә, анда тулысынча Казан, Сембер, Вятка губерналары һәм Уфа губернасының бер өлеше кермәячәк. Башкортлар биргән статистик мәгълүматларга караганда, бу дәүләттә мөселманнар бөтен халыкның 56,68 процентын тәшкил итәргә тиеш, ләкин мәгълүматларга карасак, бу процент күрсәтелгән саннан кимрәк.

4. Беренче Идел-Урал проекты буенча, әгәр өч милләт (татарлар, чуашлар, чирмешләр, марилар) берләшсә, аларның дәүләт эчендәге проценты 60,40-ка кадәр җитәчәк. Тик икенче проект кабул ителсә, милләтләр арасындагы тигезлек принцибын тормышка ашыру милләтара низагларның кимүенә китерәчәк.

5. Әлбәттә, боларның һәммәсе турында да руслар белән киңәшергә тиешбез. Ләкин чуашлар белән чирмешләр дәүләтебезгә кушылмый калса, руслашудан котылмаячак. Шуңа күрә, бу халыкларның безгә якынлыгын күздә тотып, аларны руслар кулына калдырырга тиеш түгелбез.

Галимҗан Шәрәф, бу фикерләрен әйткәннән соң, кабат үзенең беренче проект ягында булуын һәм Милләт Мәҗлесе шул проектны кабул итәр дигән өметен белдерә.

1918 елның 3 гыйнварында мәсьәлә буенча фикер алышулар дәвам итә; Габдулла Әмиров игълан ителәчәк Идел-Урал дәүләтенең икътисади торышы турында әтрафлы, киң мәгълүмат бирә.

Азчылык исеменнән Хәбиб Зәйни чыгып саф татар дәүләте төзү кирәклегенә басым ясый: “Максат- киләчәктә бөек төрк дәүләте төзү. Шуңа күрә бу дәүләт өчен кирәкле булган Идел елгасы һәм Хәзәр (Капсий) диңгезе безнең дәүләтнең кулында булырга тиеш. Бу су юллары безнең дәүләтебезнең хакимиятендә булса, Төркмәнстан, Кавказ, Иран һәм Төркия белән мөнәсәбәт тә куәтләнәчәк. Самар губернасында русларның күплегеннән куркып тору урынлы түгел, чөнки аларның күпчелеге раскольниклар, байтагы русларны (православныйларны) дошман күрә. Безгә мөнәсәбәтләре яхшы булачак. Моның өстенә, Самар губернасындагы алман колонияләре, үзләренең авыл хуҗалыгы эшләрен бик уңышлы алып барулары белән халкыбызга үрнәк булачак, илнең икътисади үсешенә ярдәм итәчәкләр. Күпчелек тәкъдимен кабул итсәк, 29 ноябрьдә кабул ителгән “Җәнүби Урал һәм Идел буе дәүләте” төзү турындагы карарга каршы төшкән булырбыз.”

Бөек төрк дәүләте төзү ниятен ачык белдерү (гәрчә ул вакытта аны тормышка ашыру матди яктан мөмкин булмаса да) Милләт Мәҗлесендәге фикер төрлелеген күрсәтү өчен яхшы бер мисал.

Ике якның да позицияләре ачыкланганнан соң, мәҗлес рәисе “бу чыгышларның эчтәлегеннән без русларга дошманлык белән караган кебек бер тәэсир кала, ләкин без бу дәүләтне великорусларны дошман күргәнебез өчен түгел, бәлки үзебезне үзебез яратканыбыз өчен төзибез һәм руслар белән дус булачакбыз” дип әйтеп, мәсьәлә буенча фикер алышуны төгәлли.

Шуннан соң Җидесу һәм Пишпек (Бишкәк) татарларыннан килгән хатлар тикшерелә. Җидесу өлкәсендәге татарлар үзләрен Эчке Русия вә Себер төрк-татарлары мохтариятенең бер вилаяте итеп тануларын һәм Мәҗлескә вәкил җибәрүләрен үтенә. Бишкәк татарлары исә “безне бер яктан Төркестан Федерациясе, икенче яктан Себер Федерациясе үзләренә кушылырга чакыра, кайсысына керик?” дип сорыйлар. Бу мәсьәләләрне карау вазифасы тиешле комиссияләргә тапшырыла. Иртәгәсе көнне Идел-Урал дәүләтенең киләчәге турында фикер алышулар булачак дип белдерелә һәм утырыш тәмам була.

Галимҗан Шәрәф әзерләгән ике проекттагы “татар” атамасы Идел-Урал регионында яшәгән бөтен төрки мөселманнарына, ягъни мишәрләргә, типтәрләргә, керәшеннәргә, ногайларга, казан, касыйм, әстерхан, себер татарларына һәм башкортларга карата уртак исем сыйфатында кулланыла.

Ләкин башкортлар бу “татар” атамасы кысасында Казан татарларыннан соң икенче урында торганнары һәм “башкортчылык” хәрәкәтен башлап җибәрүләре сәбәбеннән булса кирәк, үз атамаларына (этнонимга) мөстәкыйль мәгънә биреп уртак “татар” атамасыннан ераклаша барган. Әлбәттә, алар “татар” дигән уртак исемгә каршы төшкән. Ихтимал, рәсми термин буларак кулланылган “төрк-татар” исеме мәслихәтрәк булган булыр иде, ләкин радикаль башкортчылар, бу исемнең бер өлеше “татар” булганы өчен, аны куллануга да каршы төшә. “Төрк” уртак этнонимы исә бары төркчелек карашына ия зыялылар арасында гына кулланыла һәм киң күләмдә танылмый. Хәер, “төрк” (“төрки”) атамасының кемнәрне колачларга тиешлеге темасы элекке СССР (хәзерге БДБ) җөмһүриятләрендә әле дә бәхәсле кала бирә.

Галимҗан Шәрәфнең проектларында “татар” исеме нинди максат белән кулланылгандыр, аңлавы кыен. Төркчеләр чуашларны да “төрки” халыкларның берсе дип санаган, әмма моны тарихчылардан башка кеше, әлбәттә, белмәгән. Биредә, билгеле, дин һәм тел аермасы зур роль уйнаган. Гомумән, Галимҗан Шәрәфнең проектыннан да аңлашылганча, чуашлар белән Идел-Урал төркләре арасындагы якынлык, фин-угыр халыклары белән булган якынлык кебек каралган.

(дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG