Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 14:52

Тупраклы мохтарият комиссиясе эшчәнлеге

1917 елның 26 ноябрендә (9 декабрь) сайланган Тупраклы мохтарият комиссиясе (һәйәте) проект әзерләү белән бергә, бик кызу рәвештә сәяси эшчәнлек тә алып бара. Башкортлар белән килешүгә бертөрле җирлек табу өчен Галимҗан Ибраһимов Оренбурга җибәрелә. Аның сәфәре шактый уңышлы була. Моны Дәүләт комитеты рәисе Мөхәммәдьяров тарафыннан 19 декабрьдә (1918 ел, 1 гыйнвар) Казанга җибәрелгән телеграмма текстыннан аңлау мөмкин. Анда, башкорт корылтаеның, Уфага сөйләшүләр алып бару максатында, махсус комиссия җибәрәчәге әйтелә. Моннан тыш, 25 декабрьдә (8 гыйнвар) Уфада үтәчәк өч комиссиянең уртак утырышына Казан комиссиясеннән мөмкин кадәр күбрәк кеше юллау теләге дә шул ук телеграммада белдерелә.

Галимҗан Ибраһимов (1887-1938)

Галимҗан Ибраһимов (1887-1938)

Ул арада Казандагы Мәркәзи Хәрби Шура дәүләтне мөмкин кадәр тизрәк игълан итәргә кирәк дип Милләт Мәҗлесенә басым ясый башлый. Ильяс Алкин кул куйган ашыгыч телеграммада Хәрби Шура “Идел буе һәм Җәнүби (Көньяк) Урал” дәүләтен хәзердән үк төзү эшенә керешү турында карар кабул итте дип белдерелә. Анда Идел-Урал дәүләтен төзү куркыныч астында дип әйтелә: эсерлар үзләренә бер дәүләт проектын әзерли, Казандагы Солдат вәкилләре Советы да шуңа охшаш проект өстендә эшли, өстәвенә башкортлар Оренбур казаклары атаманы Дутов белән элемтәгә кереп маташа. Телеграммада Милләт Мәҗлесенең түбәндәге сорауларга ашыгыч җавап бирүе сорала:

1. Милләт Мәҗлесе бу утырышта мәсьәләне хәл итәр (ягъни Идел-Урал дәүләтен игълан итәр) дип ышанырга буламы?

2. Бу мәсьәлә белән бәйле буларак Милләт Мәҗлесе дәүләтне гамәлгә кую мәҗлесен җыюны үз өстенә аламы? Мәркәзи Хәрби Шура үзен Русия Җөмһүриятендәге мөселман хәрбиләренең гали оешмасы дип игълан итте. Мәркәзи Хәрби Шура мәсьәләне һич кичекмәстән хәл итеп, шул хакта карар чыгаруны үтенә.

Милләт Мәҗлесе бу эшне дә Тупраклы мохтарият комиссиясенә тапшыра. Комиссия үз чиратында 20 декабрьдә (1918 елның 11 гыйнвары) Казанга телеграмма сугып Хәрби Шураны төзеләчәк дәүләтнең чикләре һәм аны гамәлгә кую мәҗлесе мәсьәләсен 25 декабрьдә булачак утырышта көн тәртибенә куячагы турында хәбәр кыла.

Тупраклы мохтарият хакындагы канун проекты 6 гыйнвардагы утырышта (аңа Ибне Әмин Әхтәмов рәислек итә) да тикшерелә. Төрле, хәтта капма-каршы фикерләр дә ишеттерелә. Мәсәлән, Кәрим Сәгыйть, гомумән, мондый канунга каршы булуын белдерә. Ләкин аннан башка унитар дәүләтне яклаучылар күренми диярлек. Искә төшерик: Мәскәү корылтаенда Русиянең бүленмәслеге принцибын 291 делегат яклап чыга.

Гаяз Исхакый үз чыгышында проект авторларын, корылачак дәүләтнең төп халкын (милләтен) аерып күрсәтмәгәннәре өчен, тәнкыйть итә, милли мохтарият милләтләр үзләрен яклый алсыннар өчен төзелә, илдә яшәүче бөтен кавемнәр үзара иттифак кора, шул ук вакытта төп милләт без булачакбыз дип әйтә. Моннан тыш, ул Русиянең федератив дәүләт булачагына һәм аңа керүче дәүләтләрне төзегәндә төп рольне икътисад уйнаячагына ышануын белдерә. “Кайберәүләр, Дон казаклары тоткарлык ясарга маташалар, аларга каршы дәүләтне төзү турындагы игълан белән чыгарбыз диләр. Бу – беркатлылык. "Дөньяда көч-куәт кануны хөкем сөрә, көчленең кануны үтә",– ди Гаяз Исхакый. Ул шулай ук, Самар губернасы дәүләтебезгә кушылса, азчылыкта калырбыз дип раслап баручыларга болай җавап бирә: бу эш референдумда билгеле булачак, әлегә исә төзеләчәк дәүләткә нинди губерналар керәсен кистереп әйтү мөмкин түгел.

Кафедрага Фатих Сәйфи менеп баса. Аның фикеренчә, Әстерхан белән Самар губерналары дәүләткә кушылмаячак, чөнки алар кушылган очракта барлык ил халкының 56 проценты мөселман булмаганнардан торачак. Ул шулай ук, унитар дәүләтне яклаганы өчен, Кәрим Сәгыйтьне гаепләп чыга.

Габделхәй Дәүкәев чыгышының эчтәлеге болайрак була: дәүләт чикләрен билгеләгәндә ашыгырга ярамый, дәүләт төзегәндә икътисади хәлне күз уңында тотарга кирәк, чикләрне хәзердән үк сызып-билгеләп чыгу һәм демократиягә һәм сыйнфый көрәшкә каршы килә, башта хөрриятне ныгыту һәм башка милләтләр белән килешү мәслихәт.

Зәки Вәлиди (1890-1970)

Зәки Вәлиди (1890-1970)

Габделбари Баттал депутатларга тарихтан мисаллар китерә, һуннар, монголлар, уйгырлар социаль өлкәдә башка кавемнәргә үрнәк булган, ди. Ул сүзен дәвам иткәндә, залга кулына папирос тоткан килеш Зәки Вәлиди килеп керә, берничә депутат белән гәпләшеп ала һәм бер урынга барып утыра. Залдагыларның берсе аннан папиросын сүндерүен таләп итә, әмма Вәлиди аңа игътибар итми. Тагын бер депутат “Зәки әфәнде! Сигаретыгызны сүндерегез!” дип кычкырып ук җибәрә. Шуннан бераз утырып тора да Вәлиди залдан чыгып та китә. Ул арада Баттал нотыгын бетереп, шәхсән үзе беренче проектны яклавын белдерә. Шуның белән фикер алышулар да тәмам була. Ләкин көн тәртибендә әле күпчелек вәкиле Габдулла Әмиров белән азчылык вәкиле Хәбиб Зәйнинең чыгышлары бар. Алар сүзләрен очлаганнан соң, Галимҗан Шәрәф проектка карата әйтелгән тәнкыйть фикерләренә җавап бирә. Тәнәфес игълан ителә, кичке утырыш исә сәгать 8-гә билгеләнә.

(дәвамы бар)

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG