Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 14:45

Надир Дәүләт: Милләт Мәҗлесе (71)


Идел-Урал өлкәсен игьлан итү
(6 гыйнвар 1918)


Кичке утырышта Тупраклы автономия проектлары маддә-маддә тикшерелә һәм, ниһаять, Милләт Мәҗлесе Идел-Урал өлкәсен төзү турындагы 7 маддәлек тарихи карарнамә чыгара:

1. Эчке Русия вә Себер мөселманнарының Милләт Мәҗлесе үз милләтенең күпчелеге яшәгән Көньяк Урал белән Урта Идел даирәсе арасында бу җирләрдә яшәгән башка милләтләрнең милли һәм икътисади мәнфәгатьләрен күз уңында тотып мохтар, автономияле ил (өлкә) төзүне кирәк тапты.

2. Бу өлкә Идел-Урал өлкәсе дип исемләнә; аның эченә нигездә түбәндәге җирләр: Казан губернасы тулысынча, Уфа губернасы тулысынча, Оренбур губернасының Уфа һәм Самар губерналарына чиктәш, төрк-татарлар яшәгән көнбатыш өлеше, Пермь губернасының көньяк өлешендә төрк-татарлар яшәгән төбәкләр, Вятка губернасыннан Уфа һәм Казан губерналарына күрше, төрк-татарлар һәм чирмеш (мари) халкы яшәгән өлешләре; Сембер губернасының Казан губернасына чиктәш, мөселман төрк-татарлар һәм чуашлар яшәгән өлешләре, Самара губернасының Казан һәм Уфа губерналарына чиктәш, төрк-татар яшәгән өлешләре керә.

3. Идел-Урал өлкәсенең идарә рәвеше халык җөмһүрияте. Бу җөмһүрият Русиянең башка өлкәләре (илләре) белән бергә Русия Кушма Җөмһүриятен тәшкил итә.

4. Идел-Урал өлкәсенең гомуми, тигез, турыдан-туры, яшерен һәм бәрабәр сaйлау принцибына нигезләнеп сайланган парламенты бар.

5. Бөтенрусия Кушма Җөмһүриятендәге өлкәләр (илләр) почта, телеграф, тимер һәм су юллары, авырлык, мәйдан үлчәүләре һәм акча системасын билгеләү, гражданин, сәүдә һәм кыйммәтле кәгазьләр (акцияләр) хокукының нигезләрен, бөтен өлкәләрдәге халыкларга гомум мәмләкәт чыгымнары өчен салым билгеләү, дәүләт заем кәгазьләрен сатып алу, тышкы сәясәт, таможня мәсьәләләрендә һәм бөтен өлкәләргә караган башка мәсьәләләрдә канунн чыгару хокукын Русия Кушма Җөмһүриятендәге һәр өлкәдән халык саны нисбәтендә гомуми, тигез, турыдан-туры һәм яшерен тавыш бирү нигезендә сайланган Русия Кушма Җөмһүрияте парламентына тапшыра. Бу мәсьәләләрдә Кушма Җөмһүрият парламенты чыгарган кануннар өлкә парламенты чыгарган кануннардан өстен.

6. Идел-Урал дәүләтендә бөтен милләтләр, телләр һәм диннәр бертигез.

7. Һәммә милли мәсьәләләрдә кануннар чыгару бары бөтен Русия өчен гомум характердагы үзәк милли органнарның хокукы булуы сәбәпле, Идел-Урал өлкәсе парламенты бу мәсьәләләргә һичбер рәвешле тыкшынмый.

Шулай итеп, Милләт Мәҗлесе унитар дәүләт системасыннан баш тартып (төркчеләрнең күпчелеге нәкь шул системаны яклаган) большевикларның, башка социалистик төркемнәрнең һәм хәтта Мәскәү корылтаеның позициясенә рәсми рәвештә баса. Тик монда да һәр милләтнең милли мәсьәләләре буенча карар бирәчәк һәм бу карарны бөтен Русия күләмендә гамәлгә ашырачак үзәк орган булырга тиешлеге әйтелә (7 маддә). Ягьни, Милләт Мәҗлесе игълан ителәчәк автономиядән читтә калган милләттәшләрнең милли-мәдәни хокукларын алар яшәгән дәүләтләрдә дә якларга әзер булуын белдерә.

Мәскәү корылтаенда бигрәк тә татар делегатларының федерализмга каршы чыгулары төрк-татарларның төрле төбәкләрдә яшәүләре белән аңлатыла. Алар федератив системаның киләчәктә нинди бәла-казалар китерәчәген алдан ук сизенгән һәм ул фаразларның дөрескә чыгуын тарих үзе күрсәтте. Икенче яктан, бәлки федератив система төрки халыкларының милләтләшү процессын тизләткәндер, тик шул ук вакытта ул аларны бер-берсеннән аерган да. Шул рәвешчә, Исмәгыйль Гаспралы алга сөргән “Телдә, фикердә, эштә берлек” шигаре шулай итеп тулысынча хыялга, утопиягә әверелде.

(дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG