Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШта президентлыкка республикан намзәтне сайлауның чираттагы өлешендә Ромни җиңде


АКШта үтәчәк президент сайлауга Республикан фирка намзәтен сайлауда тавышларны санау ахырына якынлаша.

Соңгы мәгълүматларга караганда, Массачусетс штатының элекке губернаторы, зур эшмәкәр Мит Ромни беренче тавыш бирү узган ун штатның алтысында җиңеп чыккан.

Намзәт сайлау көрәшенең иң киеренке өлеше Оһайо штатында булды. Ромни анда төп көндәшен, консерватив сәясәтче Рик Санторумны нибары бер процентка гына уза алды. Санторум барлыгы өч штатта җиңүгә иреште.

Республиканнар намзәте булу өчен көрәшүче тагын бер сәясәтче, Вәкилләр пулатының элекке рәисе Ньют Гингрич үзенең туган штаты Джорджиядә генә җиңә алды.
XS
SM
MD
LG