Accessibility links

Кайнар хәбәр

Балаларда милли рух тәрбияләүче укытучы


Рәсилә Габдрахманова
Рәсилә Габдрахманова

Ижау шәһәренең алтынчы санлы татар гимназиясендә балаларга ана телен Рәсилә Габдрахманова укыта. Һәр иртә Рәсилә ханым гимназиягә балаларга белем бирергә, татар дөньясындагы яңалыклар белән таныштырырга ашкынып килә.


Укучыларында туган телен, халкын ярату хисе, татар әдәбиятына мәхәббәт тәрбияләү өчен укытучыга бик эшләргә туры килә. Татар гимназиясенә укырга шәһәрдә туган һәм рус мохитендә тәрбияләнеп үскән балалар килә. Аларның авазларны дөрес әйттерү өчен дә бик күп тырышлык куярга туры килә укытучыга.

“Күпчелек ата-аналарның да туган телен белү дәрәҗәсе түбән. Укытучыга гаиләләр белән дә эш алып барырга туры килә”, диде Рәсилә Габдрахманова.

Рәсилә Габдрахманова дәресләрен һәр сыйныф өчен мавыктыргыч итеп оештырырга омтыла. Балалар туган телебезне яратып өйрәнә. Кагыйдәләрне тырышып үзләштерә. “Мин татар телен яратам, ул минем туган телем”, дип горурланып әйттеләр өченче сыйныф укучылары Регина белән Алия.

Рәсилә Габдрахманованың үзенә татар теленә мәхәббәтне гаиләсендә тәрбияләгәннәр. Әнисе Минзәлә педагогика көллиятен тәмамлаган. Авылдашы Рәиф Мәрдәнов университетта укыган елларында ук Татарстанның Әгерҗе районы Тәбәрле мәктәбенә укучылар белән очрашырга килеп йөргән. Шул елларда ук Рәиф Мәрдәновның гарәп хәрефләре белән язылган әсәрләр булуы, аларны өйрәнүе Рәсилә күңеленә кереп калган. Хәтта инде мәктәптә укыганда ук гарәп хәрефләрен өйрәнеп, укырга,язарга да өйрәнгән. “Шушы кызыксынуым миңа Казан дәүләт университетының татар теле бүлегенә укырга керергә этәргеч биргәндер дип уйлыйм”, диде Рәсилә Габдрахманова.

Рәсилә Габдрахманова укучысы Алсу Рамазанова белән
Рәсилә Габдрахманова укучысы Алсу Рамазанова белән
Университетта Рәсилә бүген татар дөньясында үзләрен таныткан шәхесләр белән бергә укый. Мәсәлән, “Яңа гасыр” телевидениесендә тапшырулар алып баручы Миләүшә Сибгатуллина, БТК башкарма комитеты хезмәткәре Марс Тукаев һәм башкалар.

Университетта Рәсилә татар теле фәне белән күбрәк кызыксына. Дөрес, әдәбият дәресләрен, аеруча Мөхәммәт Мәһдиев лекцияләрен бик бирелеп тыңлый идем, әмма татар теле белән мине курс эшләре җитәкчем Фәһимә апа Хисамова кызыксындырды, шуңа тел белән күбрәк шөгыльләндем”, дип уртаклашты Рәсилә Габдрахманова.

Бүген информатика, техника өстенлек иткән заманда укытучыга татар теле дәресләрен кызыклы һәм мавыктыргыч итеп алып бару өчен күптөрле алымнар кулланырга туры килә. “Гуманитар фәннәргә балалар һәм ата-аналар тарафыннан да караш кимеде. Шул ук вакытта сирәк кенә булса да, укучылар арасында йолдызчыклар бар”, дип сөенечен яшермәде Рәсилә ханым.

“Араларында күктән сибелгән йолдызчыклар килеп чыга. Аларның телгә карашы, олимпиадаларда катнашып, призлы урыннар яулавы, конференцияләрдә татар теленә бәйле чыгышлар ясавы, болар барысы да безнең эшебезнең дә нәтиҗәсе”, диде ул.

Укытучының эш нәтиҗәсенең иң югары ноктасы – ул үзе укыткан укучысының татар теле белгечлегенә ия булып, үзе белән бер сафка басуыдыр, мөгаен.

Ләйсәния Гатауллина
Ләйсәния Гатауллина
Рәсилә Габдрахманованың укучысы Ләйсәния Гатауллина гимназияне тәмамлап, Казанда татар теле белгечлегенә ия булып, бүген гимназиядә татар телен укыта. Ләйсәния Гатауллина мәктәптә беренче ел эшли. “Укытучымның ярдәмен тоеп, аның белән һәрвакыт киңәшләшеп эш итәм. Ул мине дәрестә ничек тотарга өйрәтә, методик алымнар тәкъдим итә”, диде Ләйсәния.

Шул ук вакытта балаларның төрле бәйге, олимпиадаларда көч сынашып, призлы урыннар яулавы да укытучының эш күрсәткеченең дәлиле булып тора. Мәсәлән, Ләйсәния Гатауллина татар теле укытучысы Рәсилә Габдрахмановага әле дә рәхмәтле. Укытучы гимназиядә укыган елларында аны олимпиадаларга катнашырга өндәп, өстәмә белем тупларга ярдәм иткән. Район, шәһәр күләмендә олимпиадаларда катнашып, призлы урыннар алган. Берничә тапкыр Казанда регионара бәйгеләрдә катнашып, шулай ук призлы урын яулап кайткан.

Уку белән иҗат – бергә

Ел саен гимназия укучылары татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадаларда катнаша. Рәсилә Габдрахманованың укучысы Алсу Рамазанова быел да республика күләмендә уздырылган бәйгедә беренче урынны алды. Алсу әле генә Казаннан Русия күләмендә уздырылган олимпиадада да катнашып, шулай ук призлы урын алып кайтты.

Баланың туган телен өйрәнергә теләге булмаса, укытучы күпме генә тырышса да, тел буенча фәнни эзләнүләргә тарта алмый. Әйтергә кирәк, балалар фәнни конференцияләрдә дә үз фикерләрен татарча язып, чыгышлар ясый. Шулай ук призлы урыннарга да лаек булалар.

Балаларны ана теле белән кызыксындыру өчен гимназиядә чараларның татар телендә уздырылуы да бик мөһим. Кичәләрне Рәсилә ханым әзерли һәм күп вакытта үзе алып та бара. Гимназиядә артистлар, язучылар еш була.

“Балаларны татар теле белән кызыксындыруда кулланган алымнарының берсе факультатив дәресләр алып бару”, диде укытучы. Өстәмә дәрес итеп үткән уку елында Рәсилә Габдрахманова татар халкы тарихына багышланган курслар алып барган. Бу дәресләргә әзерләнгәндә үзенә дә күп чыганаклар белән танышып, кызыклы мәгълүматлар тупларга этәргеч биргән, балалар да әлеге дәресләргә теләп йөргән.

Балаларны тәрбияләүдә тагын бер алым – аларны иҗатка тарту. Гимназиянең татар теле укытучысы Гөлнирә Гафиева хезмәттәшенең балалар белән әдәби түгәрәк алып баруын да җиткерде. Күп еллар гимназиядә татар теле укытучыларының метод берләшмәсен җитәкли Рәсилә ханым.

Рәсилә Габдрахманова укучылары белән горурлана. Татар теленә укучылары тарафыннан игътибар бирелүен тагын бер мисал белән дәлилләде ул. Чыгарылыш сыйныф укучыларына имтиханнар бирү өчен фәннәрне сайлап алу мөмкинлеге тудырылган. Быел тугызынчы сыйныф укучылары арасыннан уннан артык бала татар теленнән имтихан тотарга гариза язган.

Үз һөнәрен яратып, җанын-тәнен биреп башкара эшен укытучы. Хезмәтенә күрә бәясе – күпсанлы дипломнар, мактау кәгазьләре бизи укытучының өстәлен.
XS
SM
MD
LG