Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 08:49

Шәймиев Татарстанда корганны хәзер Путин бар Русиядә тормышка ашыра


Миңтимер Шәймиев һәм Владимир Путин Түбән Камада, 17 ноябрь 2009

Миңтимер Шәймиев һәм Владимир Путин Түбән Камада, 17 ноябрь 2009

Путинны президент итеп сайлаучыларның төп аргументы – ул, имеш, тотрыклылык терәге, ул булмаса ил упкынга тәгәрәячәк. Атларны, имеш, кичүдә алмаштырмыйлар. Татарстан халкы өчен бу бик таныш сүзләр. Без Русия кичергәнне, кем әйтмешли, ашап эшкәрттек инде.


Путин президентлыкка килгәнче, Татарстан күпмедер дәрәҗәдә мөстәкыйль иде. Эчке салымнарына, эчке сәясәтенә Мәскәү тыгылмады. Һәм ничек яшәдек? Сөбханалла, "шәп" яшәдек. Бәрәңге белән ипидән аермады хөкүмәт.

Мәсәлән, мәхкәмә системы. Ул елларда шундый тенденция пәйда булды – "алдынгы" Татарстанда хаклыкка ирешә алмаган кешеләр юньсез үз карашларының дөреслеген раслауга Мәскәүдә генә ирешә ала иде. Татарстанда кимсетелгәннәрнең Мәскәүгә йөрүе кагыйдәгә әйләнде.

Идарә системында – инде күптәннән хакимият вертикале. Район башлыгын Казан билгели. Аларга берничә шарт куелган. Вертикальгә берсүзсез буйсыну, хаким кул астындагы халыкның күндәм булуына ирешү, ниндидер совет вакытыннан калган күрсәткечләр, мәсәлән, ит-сөт-ашлык. Халыкның яхшы, мул, җитеш яшәвенә ирешү түгел, юк-юк, бөтенләй башка күрсәткечләр... Гектарыннан 80 центнер ашлык, бер сыердан көненә егерме сигез чиләк сөт, бер дуңгыздан көненә егерме килограмм артым. Күрсәткечләр гадәттә кәгазьдә генә, әлбәттә, әмма алар матур саннар – бусы иң мөһиме!

Путин көнләшерлек "казанышлар"

Шушы ук район башлыклары үзләре үк депутатлар да. Ике генә түгел, өч идарә вертикале бергә үрелгән. Хакимият тә, җирле үзидарә дә, канун чыгаручылар да бер үк кешеләр. Алар үзләренә кирәкле канунын да чыгара, республика җитәкчесе куйган башлык буларак идарә дә итә, җирле халыкның вәкиле – җирле үзидарә булып та тора.

Вертикаль, сабантуй колгасы кебек, бер һәм бүленмәс. Парламенттагы биш бөртек оппозициядән кала барысы да йә “сам”, йә “зам”.

Милли сәясәтебез дә дөрес юлдан бара, билгеле. Халыклар дус һәм тату яши, башка милләт вәкилләрен бик-бик хөрмәт итәбез. Шулкадәр дәрәҗәдә хөрмәт итәбез, чуаш, мари, удмурт кешеләренә хакимияттә киңрәк урын бирү юк, идарә итү авыр эш бит ул, нигә башка милләт халыкларын газапларга? Русия телеканалларында милли тапшырулар юк дигәндә, үзебездә дә шулайрак булганы бөтенләй күренми.

Республика белән идарәне бүтән кешегә тапшырырлар иде, юк иде бит, юк иде андый кеше! Көндез чыра яндырып эзләсәң дә юк. Ышанмасагыз әнә кандидатлар исемлеген карагыз – анда бер кандидат, икенчесе юк. Аннары кайсыдыр елны өч кеше арасында да сайлау булды, анысында да сайлау бар, сайлау мөмкинлеге генә юк. Берсе ата коммунист, берсе буш сүз сөйләп йөрүче, халык инде кырылып “реаль эшләр күрсәтүче кандидатны” сайлады. Нигә сайламаска? Татарстанда сугыш булмады, әгәр нинди дә булса үзгәрешләр була калса, сугыш чыгарга мөмкин иде, Алла сакласын! Сугыш теләмисең икән, син – хакимиятне ярат. Ә инде яратмыйсың икән, нәтиҗәне үзең яса, кем син!

1999 елда Путин белән аралар киеренке булу сәбәпле, Татарстандагы бу системга ниндидер үзгәрешләр керер кебек иде. Ләкин хәйләкәр Казан түрәләре үз хакимиятен саклап калу өчен бик гади эш итте - Мәскәүне суверенитет билгеләреннән ваз кичеп тынычландырды, соңрак уртак тел дә таба алды. Милли университет – юк, латин әлифбасы – юк, татар теле үлеп бара, аның каравы, бюдҗет акчалары агымында кем утыра иде, бүген дә шулар. Йөзләр фани дөньядан киткәч кенә үзгәрә.

Вак-төяк үзгәрешләр булды булуын – район башлыкларын дәүләт шурасыннан сөрделәр, анысы да федерал канун нигезендә. Татарстанда барлыкка килгән яңа башлангычлар, проектлар, мәсәлән, метро, яңа юллар, безнең мактанычыбыз – электрон хөкүмәт, заманча авыл хуҗалыгы технологияләре – болар барысы да суверен яшәгәндә түгел, Татарстан сүгенә-сүгенә Конституциясен Русиянекенә туры китереп язгач булган үзгәрешләр. Кечкенә бер мисал – бер минуты 7 сум булган “Сантел” урынына 7 минуты бер сум булган “Билайн” килде!

Путин Русиясе – ул кичәге Татарстан

“Ай, тотуын тоттым, мине генә син ектың” дигән коедагы Айны кармак белән тотарга маташкан әкият герое. Регионнарның “аерым хуҗалык” коруын бетерергә алынган Путин, үзе моны абайлады микән, Русиягә шартлатып Татарстан моделен кертте дә куйды. Бүгенге Русия – ул кичәге Татарстан.

Соң, үзегез карагыз: Русиядә югары технологияләргә нигезләнгән берәр икътисади объект төзелдеме? Юк. Булганын да таратып бетерделәр. Бөтен икътисад нефть сатып, шуны ашап яту. Русиянең алга киткәнлеген исбатлар өчен Европа илләре белән түгел, бездән начаррак яшәгән БДБ дәүләтләре белән чагыштыру модада. Әлбәттә, нефтьсез Таҗикстан белән чагыштырганда без яхшырак! Нефтьсез Мари Иленә караганда Татарстан яхшырак булган кебек үк.

Татарстаннар Мәскәүгә хаклык эзләп йөрүе кебек русияләрнең Мәскәүдә хаклык таба алмыйча Европа судына чабуы милли спорт төренә әйләнде.

Идарә системына сабантуй колгасы кебек вертикаль булдырылды. Регион башлыкларын Мәскәү куя. Аларга да өч шарт куела – ләббәйкәлек, халыкның күндәмлеген тәэмин итү һәм югарыдан соралган күрсәткечләрне тәэмин итү. Регион башлыгы хәтта оешкан җинаятьчел төркем әгъзасы да булырга мөмкин, ләкин шушы таләпләргә туры килә икән, яши. Килмәсә – алына.

Русия парламентына сайлау кагыйдәләре башкача фикерләүчеләр керә алмаслык итеп үзгәртелде. Бер мандатлы бүлгеләрдә сайлау бетерелде, партияләрне теркәү бик нык кырыслатылды һәм аларның Дәүләт Думасына керү барьеры 7% итеп куелды. Болар барысы да парламентны хакимият партиясе вәкилләре контролендә тоту өчен эшләнелде. Казандагыларга да, уфаларга да бу бик таныш.

Президентлыкка кандидатларга куелган катгый таләпләр дә реаль кандидатларның чыгуына чик кую факторына әйләнде.

Русиядә дә Путиннан башка кеше була алмый дигән пропаганда алып барыла. Путиннан башка хуҗа юк. Була да алмый. Ул китсә, Алла сакласын, сугыш чыга! Сугыш чыгарасың килмәсә, син аны якларга тиеш. Әгәр син башка президент кирәк дип саныйсың икән, димәк, син – ким дигәндә әрлән, күп дигәндә – АКШ дәүләт департаментына эшләүче дошман.

Хәзер шуны әйтегез инде: Русиядәге бүгенге шушы вазгыять Татарстанда соңгы 10-15 ел булганыннан ни белән аерыла?

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG