Accessibility links

Кайнар хәбәр

Брейвикка рәсми гаепләү белдерелде


Норвегиядә Андрес Брейвикка терроризмда һәм 77 кешене аңлы рәвештә үтерүдә рәсми гаепләү белдерелде. Брейвик хәзер Осло янындагы төрмәгә ябылган. Адвокаты гаепләү карары белән аны шунда таныштырды.

Тикшерү мәгълүматларына күрә, Брейвик Ослоның хөкүмәт биналары урнашкан өлешендә бомба шартлатуны да, анда сигез кеше һәлак булган иде, һәм шулай ук Утойя утравында 69 кешене үтерүне дә үз өстенә алган. Шулай да Брейвик үзен гаепле дип санамый. 22 июньдә кешеләрне күпләп үтерү Европаны мөселман куркынычыннан саклау өчен кирәк иде, дип әйтә.

Брейвик, әгәр үз акылында түгел дип табылса да, аның эшен караган мәхкәмә 16 апрельдә башланачак. Әлегә психиаторларның фикерләре каршылыклы. Мәхкәмә билгеләгән табиплар коллегиясе аны үз акылында түгел дип белдерә. Соңрак үткәрелгән бәйсез экспертиза акылында тайпылышлар тапмады.
XS
SM
MD
LG