Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда сайлау активисты кулга алынган


Артур Гыйбадуллин
Артур Гыйбадуллин

Казандагы Мәскәү районы территориаль сайлау комиссиясе әгъзасы, Прохоровның вәкиле Артур Гыйбадуллин сайлау алдыннан 10 көнгә ирегеннән мәхрүм ителгән.


Мәхкәмә Артур Гыйбадуллинны сайлау комиссиясе җыелышында тәртип бозуда гаепли. Артур үзе моны кире кага, хәзер ул тикшерү изоляторында ачлык игълан иткән.

"Артур Гыйбадуллин сайлау алдыннан бик күп эшләде. Шунлыктан Казан шәһәренең Мәскәү районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе аның сайлау алды эшчәнлеген бер дә яратмады. Мәскәү районына караган бүлге сайлау комиссияләре – 51 данә. Ул аларның һәрберсен йөреп чыгып, андагы сайлауга хәзерлек эшләре белән шәхсән үзе танышып торды", дип белдерә татар иҗтимагый үзәге вәкиле Фәрит Зәкиев.

Фәрит Зәкиев: ”Гыйбадуллинга карата провокация оештырылды”

Фәрит Зәкиев сүзләренчә, 29 февральдә Казанның Мәскәү районы администрация бинасында шушы районның сайлау комиссиясе җыелыш үткәргән. Комиссия рәисе алдан ук бина сакчысына Артур Гыйбадуллинны бу җыелышка кертмәскә дип боерык биргән. "Әмма Гыйбадуллинның бу җыелышта катнашырга комиссия әгъзасы буларак барлык хокуклары да бар иде", дип әйтә Зәкиев.

Ләкин шуңа карамастан, бина сакчысы Гыйбадуллинны җыелышка кертми, ишекне эчтән бикләп куя. Артур үзенең җыелышка кертүләрен сорап мөрәҗәгать итсә дә, ул эчкә кертелмәде, шуннан соң ул китеп барды, бернинди дә тәртип бозмады. Сүгенү сүзе әйтмәде. Моңа мин үзем шаһит, ди Фәрит Зәкиев, чөнки мин үзем дә ул җыелышка бүлге комиссиясе әгъзасы буларак катнаштым, дип тә өсти.

Әмма ул көнне вакыйга моның белән генә тәмамланмый. Сакчы шул ук көнне полиция чакырып, Гыйбадуллинның ишеккә типкәләвен, сүгенүе турында шикаять белдерә. Беркетмә тутырыла. Һәм нәтиҗәдә Гыйбадуллинның тәртип бозуы турында белдерелгән беркетмә мировой мәхкәмәгә җибәрелә. Мәхкәмә карары үзен озак көттерми. 2 март көнне Артур Гыйбадуллинга карата 10 көнгә иректән мәхрүм итү карары чыгарыла. Шул ук көнне Гыйбадуллин кулга алынып тикшерү изоляторына ябыла.

“Мәхкәмә диктофон язмасын да, шаһитны да игътибарга алмады”

Фәрит Зәкиев сүзләренчә, Гыйбадуллин хокукый көрәшен “Петрушка”дагы тикшерү изоляторында да дәвам итә. Башта ул 2 март көнне ачлык игълан итә һәм 3 март көнне үзенең гаепсезгә тоткарлануын белдереп апелляциягә мөрәҗәгать итә.

Апелляция утырышында Фәрит Зәкиев шаһит буларак үзе дә катнашкан. Артур Гыйбадуллинның вакыйга булган көнне бинада яздырып барган диктофон язмалары һәм шаһиты да булуга карамастан, апелляция, мәхкәмә карарын үз көчендә калдырган.

"Бүген бер төркем хокук яклаучы белән без аның янына барып килдек, дөрес, мине анда кертмәделәр. Әмма хокук яклаучылар Алеткин, Архипов, Рубашкин сүзләренә караганда, Гыйбадуллин хәзер дә ачлыгын дәвам итә. Су гына эчкәнгә күрә бик хәлсезләнгән дип әйттеләр", ди Зәкиев.

Татар иҗтимагый үзәге вәкиле сүзләренчә, Гыйбадуллинның сайлау алдыннан шундый сәбәп белән 10 көнгә ирегеннән мәхрүм ителүе – махсус эшләнгән.

"Бу – Казанның Мәскәү районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Литвин оештырган провокациядән башка берни дә түгел", дип белдерде Фәрит Зәкиев.
XS
SM
MD
LG