Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 14:38

Татар иҗтимагый үзәге вәкиле Фәрит Зәкиев Русия президентын сайлау гадел узмады дип саный.


Фәрит Зәкиев президент сайлавында Казанның Мәскәү районы 151-нче сайлау үзәгендә комиссия әгъзасы вазифасын башкарган. "Әгәр гадел сайлау узган булса, бөтен Русия буенча Путин 50% тавыш та җыя алмаган булыр иде", ди ул.

"Сайлау комиссияләре Владимир Путинны сайлату өчен бар чараларны да кулланды. Аларны сайлау комиссиясендә эшләүчеләр бик яхшы белә. Контроль булган сайлау бүлгеләрендә бу бурычны үтәү аларга авыррак булса да, күзәтүчеләр булмаган урыннарда әлеге эш җиңел башкарылды", ди ул.

Зәкиев сүзләренчә, комиссияләргә “өстән” шуның кадәр процент тавыш җибәрәчәксез дип әмер бирелә. "Юкка гына тавышларны санау шуның кадәр озакка сузылмый бит инде. Әйтик, безнең бүлгедә бюллетеньнәрне санау эше иртәнге 7нче яртыда гына тәмамланды", ди ул.

151нче сайлау урынында Владимир Путинны яклап 57% тавыш бирелсә дә, Фәрит Зәкиев бу саннарның алдау юлы белән барлыкка китерелүен әйтә.

“Сайлаудагы алдануны сизүе җиңел түгел”

"Сезне ничек алдадылар соң?" дигән сорауга ул, моны сайлауга күзәтүче буларак катнашкан кеше генә аңлый ала, дип җаваплый.

"Сайлау бүлгеләрендә алдауның юллары бик күп инде. Аның һәр урында үз технологиясе бар. Әйтик, карта уенында шулерлар була бит. Кеше карта уйнаганда шулерның картаны гадел уйнавы турында уйлый. Әмма шулер барыбер бер юлны табып карта уенында өстен чыга. Ул барыбер үз максатына ничек кирәк шулай ирешә, әмма каршысындагы кеше аның алдавын сизмичә дә калып уенны оттырырга мәҗбүр була", дип белдерде.

Фәрит Зәкиев сүзләренчә, конкрет үзе эшләгән 151нче бүлгегә килгәндә, анда күпләп бюллетень ташлау очраклары булмаган. Шулай ук “карусель”, “сортировка” кебек алдаулар да күзгә чалынмаган. "Әмма бюллетеньнәрне санаганда канунны боздылар", ди ул.

Сайлау кануны ничек бозылган?

"Канун буенча һәрбер кандидат өчен бирелгән бюллетеньнәр аерым саналырга тиеш иде. Әйтик, бер кандидатка бирелгән бюллетеньнәр һәр кешегә күрсәтелеп, беркетмәгә язылырга һәм аннан соң гына икенче кандидатка бирелгән бюллетеньнәрне санауга күчәргә тиешле булса да, 151 бүлгедә 5 кандидатның бюллетеньнәрен дә берүк вакытта 5-6 кеше санаган. Анда бит теләсә нәрсә эшләргә була. Әйтик, бер төргәктәге бюллетеньнәрне икенче төргәккә күчереп була", ди ул.

"Бу канунсызлыкны сизеп алып яңадан санарга кушсак та, комиссиядәге 8-9 хатын-кыз безгә, хәзер бит инде вакыт иртәнге 6, бераздан мәктәпкә укучылар килә башлаячак, дип безнең авызны япты. Без тавышларны яңадан саната алмадык. Шулай итеп, безнең бүлгедән 57% тавыш чыкты. Без ничек кирәк алай сайлауны гадел уздырырга тырыштык, әле бит 74%, 84% тавыш алган сайлау бүлгеләре бар, ә авыллардагы 90% чыккан бүлгеләрне әйтеп тә тормыйм инде. Бер республикада яшәп тә, төрле урында шуның кадәр аерма булу мөмкин эш түгел", дип белдерде Фәрит Зәкиев.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG