Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 16:32

Русия хатын-кызларның тигез хокуклыгы күрсәткечендә 154 ил арасында 31-нче урында


Халыкара хатын кызлар көне алдыннан Social Watch иҗтимагый оешмасы хатын-кызларның иреге күрсәткечен игълан итә. Скандинавия илләре – Норвегия, Финляндия, Швеция һәм Дания исемлек башында, ә Африкадагы илләр – Конго Республикасы, Нигер, Чад исемлек ахырында килә.

Русия хатын-кызлар хәрәкәте активистлары, илдә конституция нигезендә ирләрнең һәм хатын-кызларның тигез хокуклы булуы үтәлми, дип белдерә.

Мәскәү Һельсинки төркеме башлыгы Людмила Алексеева, Русиядәге хатын-кызларның хәле әлегә алай ук яхшы түгел, әмма “СССР белән чагыштырганда әйбәтрәк”, диде. Хокук яклаучы фикеренчә, гаиләдә көч куллану җитди проблем булып тора.

XS
SM
MD
LG