Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә хәрбиләрнең хатыннары пикет үткәрде


Мәскәүдә саклану министрлыгы бинасы янында офицерларның хатыннары торак таләп итеп пикет үткәрде. Хатын-кызлар ирләре тотачак ачлыкка кушылырга җыена.

Бу чараны оештыручыларның берсе, хәрбиләрнең кануни хокукларын яклаучы пенсиядәге подполковник Сергей Ермоленко радиобызга, Мәскәүдә генә тугыз меңнән артык хәрби канун нигезендә бирелергә тиеш фаитирларын алмаган, дип белдерде. Ермоленко мәгълүматларына караганда, ил күләмендә 200 мең хәрбинең торак мәсьәләсе чишелмәгән.

23 февраль көнне фатирсыз офицерлар саклану министры Анатолий Сердюковка ультиматум игълан итте. Алар торак мәсьәләсен чишү хәл ителмәсә ачлык игълан итәчәкләрен белдерде. Елдан артык инде хәрбиләр митинглар һәм төрле чаралар үткәрә. Алар Русия президентына да хат юллаган иде, әмма җавап булмады.

Канунга күрә, саклану министрлыгы белән төзелгән килешү нигезендә, фатирлар эшләүче хәрбиләргә һәм пенсиядәгеләренә дә бирелергә тиеш.
XS
SM
MD
LG