Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 09:50

Татар теле торышының торган саен артка чигенүе күпләргә мәгълүм. Шушы вазгыятьтә дә фидакарь укытучылар табылып тора һәм алар ана телен саклап калуда, аны үстерүгә өлеш кертүдә кулларыннан килгәнне эшләргә омтылалар. Лениногорски каласында да андыйлар бар.


Галия Рәхимова – “Батырша “ романы белән танылу алган язучы Җәмит Рәхимовның хатыны. Җәмит әфәнденең дә вафат булуына 15 елдан артык вакыт узды. Галия ханым Лениногорски каласындагы “Чишмә” әдәби берләшмәсендә, татар мәктәпләрендә хәзер дә көтеп алынган кунак. Шуның белән Галия ханым бу төбәктәге татар теле торышын якыннан белә. Ул мәктәпләрдә утыз елдан артык укыткан.

“Бездә татар теленең торышы бөтен республикабыздагы кебек. Алай да соңгы вакытларда аерым кешеләр тарафыннан җанны тынычландырырлык эшләр башкарыла.

Менә ике ел инде 2 санлы мәктәптә буламын. Биредә укучы балаларның татар телен өйрәнүдәге тырышлыклары һич кенә дә яманларлык түгел. Мөдирләре – Энҗе ханым, барлык фәнчеләр дә татар телен тырышып укыталар.

Әле күптән түгел бу мәктәпнең 10нчы сыйныф укучылары катнашында бар гомерен татар сәнгатенә, балаларга багышлаган Энҗе Мусинаның 80 еллык тантанасына зур кичә оештырды. Биредә Людмила, Миләүшә, Лилия ханымнар, башка укытучылар, Энҗе үзе татар теле хакында зур сөйләшү уздырдылар. Шулай ук бу мәктәптә февраль азагында туган тел бәйрәме булды. 7а сыйныфыннан Наилә, Гүзәл, Ләйсән исемле кызларыбыз, шагыйрьләребез Таһир Шәмсуаров, Рәмзия Габделхакова һәм әти-әниләр үзләре татар теле турындагы шигырьләрне әрнеп сөйләделәр.

Язучыларыбыз, шагыйрьләребез дә матур эшли. Җитәкчеләре Рәсим Хәбибулла. Алар Яңа Иштирәк, Ормышлы, башка авылларда даими булалар. Районда чыга торган “Заман сулышы“ газетында мәдәни, әдәби яңалыклар белән безне куандырып торалар.

Әйе, татар телен укытуны хәзер кирәк түгел, дип санаучылар да бар. Аеруча БДИ дигән әкәмәт, аждаһа дисәң дә була, кертелгәч. Баланың ике тел белүе бер нәрсә. Ләкин дәүләт сынавын ана телендә бирә алмагач, бу күренеш баланы гына түгел, ата-ананы да уйландыра. Бу – авыр, ямьсез, беркемгә ошамаган әйбер.

Шулай да татар теле бетүгә таба бара, дип әйтәсе килми. Алда әйтеп киткән мәктәп, андагы укытучы һәм укучыларның татар теленә битараф булмавы, миндә бераз булса да өмет уята. Шул ук вакытта бездә милли хәрәкәтнең сыек булуы, ана теленең кысылуы, татар мәктәпләренең генә кыскартылуы барыбызны да уйландыра һәм өметсезлек тә тудыра”, диде Галия Рәхимова.

78 яшьлек Галия апа тормыш иптәше, язучы Җәмит Рәхимовның иҗатын, кулъязмаларын барлау, туплау һәм аларны җыентык итеп бастырып чыгару буенча да эш башлаган. Якташлары ярдәме белән алдагы бер-ике елда бу максатны тормышка ашырырга хыяллана ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG