Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиянең үз Wikileaks сәхифәсе булачак


RedHack төркеме баннеры
RedHack төркеме баннеры

Бер төркем хакер тарафыннан оештырылган интернет-проект төрле гаделсезлекләр, кеше хокукларын бозу турында хәбәр итәчәк.


Яшерен мәгълүматны фаш итү белән мәшһүр булган Wikileaks проектының үзенчәлекле варианты Төркиядә дә барлыкка киләчәк. Проектны RedHack дип аталган, Әнкара полициясенең электрон системын һәм электрон почтасын ватып ачу белән “дан казанган” төрек хакерлары төркеме оештыра.

Сайтта хакерлар үзләре тапкан мәгълүматны фаш итү белән беррәттән, гади интернет кулланучыларга да аноним рәвештә төрле мәгълүмат урнаштырырга мөмкинлек бирәчәкләр. Проект авторлары сайтка хәбәр яки шикаять җибәрүчеләргә бернинди дә куркыныч янамый, аларның ip-адреслары билгесез калачак дип ышандыра.

Хакерлар яңа проектның максатын түбәндәгечә билгелиләр: “Бүгенге сәяси шартлар бары тик ике якның көрәшенә әйләнеп калды, без исә җәберләү, золым, гаделсезлек күрүче якны тәкъдим итәбез”.

Wikileaksка охшаш сайт әлеге хакерлар төркеменең беренче проекты түгел. Иң элек алар үзләренең сайтында Әнкара полициясенең электрон системын ачу нәтиҗәсендә ирешкән мәгълүматларны фаш иттеләр. Алынган мәгълүматларга караганда, полиция әһәмиятле электрон почталар өчен "123456" паролен куйган булган, шулай ук кайбер компьютерларда лицензиясе булмаган пират програмнар кулланган.

“Радикал” газеты “Пират продукция куллануына каршы көрәш алып баручы “Пиратларга юк!“ кампаниясен оештырган һәм шул ук вакытта үзе лицензиясез програмнар кулланган, электрон почта өчен “123456” паролен билгеләгән полиция халыкка нинди иминлек тәэмин итсен?” дип аноним хакерларның сүзләрен китерә.

RedHack төркеме 1997 елда барлыкка килгән. Социалист фәлсәфәсе тирәсендә тупланган бер төркем төрек хакеры “Сәләтебезне җәберләнгән халыкны яклау өчен ничек куллана алырбыз?” дигән сорау белән эшкә керешкән.

Әнкара полициясенең электрон системын ватып, аның мәгълүматларын фаш итү өчен RedHackның төрек һәм инглиз телле сайтлары Төркиядә өч мәхкәмәсе карары белән ябылды. Wikileaksка охшаш проектны хакерлар миллионлаган кулланучысы булган blogspot cистемында оештырачак.

Blogspotны яптыру хакимияткә кыенрак булачак, чөнки анда саны исәпсез булган гади кулланучылар үзләренең блогын алып бара. Хакерларның чираттагы корбаны – махсус хезмәтләр сайтлары.
XS
SM
MD
LG