Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә “Солидарность” активистлары тоткарланган


Мәскәү үзәгендә оппозициядәге “Солидарность” хәрәкәтенең җиде активисты тоткарланган.

Тоткарланучыларның берсе Надежда Митюшкина радиобызга, активистлар түшләренә “Гадел сайлаулар өчен” кампаниясенең ак тасмаларын беркетеп, кулларына ак шарлар тотып Кызыл мәйданда йөргәндә, полиция килеп кануни булмаган кыстауда гаепләде, дип сөйләде.

Эчке эшләр идарәсе матбугат хезмәте белдерүендә, “Солидарность” әгъзалары Кызыл мәйданда хакимиятләр белән килешенмәгән митинг үткәрергә теләгән иде, полиция бүлегенә алар кисәтү өчен китерелде, дип әйтелә.
XS
SM
MD
LG