Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ямаширмә хатын-кызлары түбәтәй сатып көн итә


Халидә Әхмәтҗанова, Ямаширмә авылы
Халидә Әхмәтҗанова, Ямаширмә авылы

Татарстанның Казан арты районында яшәүче хатын-кызлар татар түбәтәйләре эшләп көн күрә. Ямаширмә авылында 30лап түбәйтәйче булган, бүген күпкә кимегән, чөнки яшьләр юк.


Биектау районы Ямаширмә авылы хатын-кызлары бу һөнәрне арчалардан өйрәнгән. Түбәтәй эшләү белән пенсия яшендәгеләр дә, урта буын хатын-кызлары шөгыльләнә икән.

Халидә Әхмәтҗанова Арча милли аяк киемнәре фабрикасында эшләп лаеклы ялга чыкканнан соң өйдә түбәтәй ясый башлаган. Бу эш аңа бераз акча китергән һәм ялгызлыкны җиңәргә дә ярдәм иткән.

Нишләргә белмичә тилмереп утырмыйсың инде. Үзеңә-үзең юаныч табасың, вакытны үткәрергә бик җайлы һөнәр. Бүген үзем генә эшлим. Элек кечкенә кызым исән булганда барлык эшләрне бергә башкара идек.

Бер түбәтәй ясау өчен күпме вакыт кирәк?

Чигү өчен бер көн үтә. Сырырга тагын бер көн кирәк, аннан калыпларга салып каты рәвешкә китерү эше кала, ансы 15-20 минутта эшләнелә.

Түбәтәйләрне кая куясыз?

Танышлар аша тарала, Сабантуй кебек бәйрәмнәргә алып китәләр, түбәйтәй сатучы сәүдә нокталарына бирәбез.

Сез нинди бәядән сатасыз?

Төрлесе бар. Мин 250- 400 сумга бирдем, диде Халидә Әхмәтҗанова.

Казан кибетләрендә аныкы кебек түбәтәйләрне мең сумнан алып өч меңгә кадәр күрергә була. Һөнәрчеләр бу бәяләр белән кызыксынмый диярлек, бары авылдашларына карап эш итәләр.
Халидә Әхмәтҗанова үзе чиккән түбәтәйләре янында
Халидә Әхмәтҗанова үзе чиккән түбәтәйләре янында

Халидә Әхмәтҗанова сүзләренчә, соңгы елларда милли баш киемнәренә ихтыяҗ арткан, бүләк итәргә, истәлеккә, көн-күрештә кулланырга да сораганнар. Тик яшьләр барыбер татар түбәтәйләре ясау белән кызыксынмый икән. Кул эше остасы мәктәпләрдә милли һөнәрләрне өйрәтмәүләренә борчыла.

"Чигү цехлары булганда мәктәп балалары килеп өйрәнә иде, без дә аларга эшләп күрсәттек, өйрәттек. Хәзер яшьләр кызыксынмый шул. Кул эшләренә өйрәтә торган түгәрәкләр дә бетте. Түбәтәйне бүләккә күп сорыйлар, мәктәп укучыларына да эшләргә өйрәтсәләр яхшы булыр иде", дип тәмамлады сүзен

Ямаширмә авылының урта буын вәкиле Ләйсән Минһаҗева шулай ук өендә түбәтәйләр эшли. Ул милли баш киемнәрен тагын да төрләндерергә тырышкан, төсләре, формаларына бераз үзгәреш керткән. Түбәтәйчеләр бер-берсеннән күреп шулай эшли икән.

Мин бу һөнәргә әниемнән өйрәндем. Ул башта күн чикте, аннан түбәтәйгә күчте. Тегү фабрикасының филиалы бакча башында гына иде. Мин бала чактан шунда үстем, кул эшләренә анда өйрәндем. Хәзер ул цех икенче урынга күчте. Башта анда эшләдем, бала тапканнан соң өйдә эшләүгә күчтем.

Түбәтәй ясап аена күпме акча эшләп була?

Санаганым юк. Бәяләре 250дән 500 сумга кадәр. Кыйммәтлеләре дә бар, алары мең сумлык.

Бизәкләрен үзегез ясыйсызмы?

Кем ничек булдыра ала. Берәүнеке яхшырак килеп чыкса, аннан карап икенчебез эшли.

Түбәтәй эшләү үз-үзен аклыймы?

250 сумнан булган акламый инде, акча түбәтәй эшләргә кирәкле материалларга кереп китә. 500дән кыйбатка сатканда файдасы бар.

Тарату-сату эше ничек бара?

Дуслар, туганнар аша. Самара якларыннан күпләп алып киттеләр. Үзебез сатып йөрмибез инде.

Авылда түбәйтәй ясаучылар күпме, сез бер-берегезне беләсезме?

Элек күп иде, авылда 30лап түбәтәйче бар иде. Бүген аз калдылар. Өлкәннәр картайды, яшьләр бу эш белән кызыксынмый. Миңа 38 яшь, миннән яшьрәк түбәтәйче булса, шул бер-ике калгандыр, ди Ләйсән Минһаҗева.

"Безнең заманда өйдә эшләп сатулар юк иде шул, фабрика өчен эшләдек", диде җиде дистәне түгәрәкләгән әнисе Гөлсинә Исмәгыйлова.
XS
SM
MD
LG