Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 09:13

Мәскәүдә 10 мартта үтәчәк митингның ничек буласы ачыкланды


Мәскәүдә 10 мартта “Гадел сайлаулар өчен” митингын оештыручылар президент сайлау көнне күзәтүчеләр булып эшләгән сәясәтчеләрне чыгыш ясар өчен чакыра.

“Сул фронт” хәрәкәтенең координаторы Сергей Удальцов, төрле сәяси көчләрнең активистларына да сүз биреләчәк, дип әйтте.

Удальцов сүзләренчә, митинг “Гадел сайлаулар өчен”, “Гадел хакимият өчен” һәм “Путин – безнең президент түгел” дигән шигарьләр белән үтәчәк. Чара булган урынга зур экран урнаштырылачак һәм анда сайлау көнне булган хәрәмләшүләр, канун бозулар күрсәтеләчәк.

Оппозиция иртәгә чираттагы митингның кайчан булачагын да игълан итәчәк.

XS
SM
MD
LG