Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүрия оппозициясе лидеры Кофи Аннанның хакимиятләр белән диалогка чакыруын кире какты


Борһан Галиоун
Борһан Галиоун
Сүриянең оппозициядәге милли күчеш шурасы башлыгы Борһан Галиоун БМО-ның элекке Генераль Секретаре Кофи Аннанның хакимиятләр белән оппозицияне диалогка чакыруын кире какты. Галиоун сүзләренчә, президент Бәшәр Әсад режимына хәрби юл белән басым ясамыйча, сәяси килешүгә ирешеп булмаячак.

БМО-ның Сүрия буенча махсус вәкиле Кофи Аннан илдәге низагны дипломатик юл белән чишәргә һәм гыйсьянчыларны корал белән тәэмин итүдән туктарга чакырган иде.

Либандагы Сүрия хокук яклаучылары белдерүенчә, бүген иртән Һомс шәһәренең үзәгендә оппозиция ягына чыккан хәрбиләр һәм хөкүмәт гаскәрләре арасында каты бәрелешләр булган.

Шулай ук бүген Сүрия башкаласы Димәшктә протест чарасын иминлек көчләре бастырганда бер тыныч кеше үлгән. Бу хакта оппозиция активистлары белдерде.
XS
SM
MD
LG