Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдәге митингта җәмәгать күзәтүчеләре кизү торачак


Иртәгә Мәскәүдә булачак “Гадел сайлаулар өчен” митингында унлап җәмәгать күзәтүчесе кизү торачак.

Алар арасында Мәскәү эчке эшләр идарәсенең иҗтимагый шура әгъзалары һәм шулай ук Русиянең кеше хокуклары вәкиле Владимир Лукин да бар. Күзәтүчеләр протест белдерүчеләрнең дә, хокук саклау оешмаларының да канун бозу-бозмавын күзәтәчәк.

Мәскәү полициясе, митингта тәртип бозуга юл куелмаячак, дип белдерә.
XS
SM
MD
LG