Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 15:22

Өч ел эчендә 30 миллион кулланучы тупларга җыенган мөселман социаль челтәре Salamworldны оештыручылар анда харам нәрсәләр булмаячагын әйтә. Әмма кайбер мөселманнар аңа шик белән карый.

Дөнья мөселманнарын интернетта берләштерергә җыенучы Salamworld.com социаль челтәре үз эшен августта башлап җибәрәчәген белдерә. Элекке совет республикаларыннан чыккан мөселманнар башлангычы белән төзелүче Salamworldта Facebook яки башка социаль челтәрләрдән аермалы буларак бары тик хәләл язмалар гына булачак диләр.

Salamworld шулай ук үз кулланучыларына ислам материалларын, шул исәптән онлайн мөселман китапханәсен, голәма чыгышларын һәм “мөселманнар өчен мөселманнар ясаган” видео уеннарны тәкъдим итәчәк.

Ул беренче өч ел эчендә утыз миллион кулланучы тупларга җыена. Беренче офисларын Мәскәүдәге Ислам мәдәнияте үзәгендә һәм Каһирәдә ачкан бу социаль челтәрнең баш фатиры Истанбулда урнашкан.

Әмма кайбер мөселманнар аның Мәскәүгә һәм кайбер элекке совет республикалары хөкүмәтләренә бәйле булу мөмкинлегенә борчылу белдерә. Аларны шулай ук бу эшне башлауга беренче 50 миллион долларны кемнәр биргәнлеге дә кызыксындыра.

Salamworldны оештыручы ширкәт аларның “Казакъстандагы хосусый эшмәкәрләр” булуын гына әйтеп, аларның исемнәрен атаудан баш тарта.

Бар дөньядагы әфган мөһаҗирләрен берләштергән “Afghan German Online” сәхифәсен җитәкләүче Нури Вәли, әфганнар Мәскәүгә бәйле мөселман проектларына шик белән карый, ди.

"Мөселман һәм әфган кешесе буларак, мин бу эш һичшиксез исламга файдалы булырга тиеш дип уйлыйм. Әмма ул киресенчә исламга зарарлы булачак. Елларча кулланып килгән ысулларын кулланып, алар исламны бозарга һәм аның абруен төшерергә җыенаналар", ди Вәли.

Азәрбәйҗанда 2009 елда хөкүмәттән көлгән өчен хулиганлыкта гаепләнеп бер елга ирегеннән мәхрүм ителгән “ишәк блоггеры” Аднан Хаҗизадә, бу проект артында кемнәр торуы турында борчылулар бар, ди.

Аднан Хаҗизадә

Аднан Хаҗизадә

"Минемчә, бу чыннан да бизнес проект. Әмма мин Facebookтагы кайбер мөселманнарның аңа кушылмаячаклары турында да ишеттем, чөнки алар бу проект артында дөньяның төрле өлешләрендә яшәүче актив мөселманнарның ни белән шөгыльләнүен ачыкларга һәм соңрак аларны күзәтеп торырга, җәзаларга яки шундыйрак гамәлләр кылырга теләүче көчләр торырга мөмкин дип курка. Гәрчә миндә моны раслаучы бернинди дәлил дә юк”, ди Хаҗизадә.

Габделвахит Ниязов

Габделвахит Ниязов

Salamworld җитәкчеләренең кем булуы күпләрдә борчылу уята. Ширкәтнең баш мөдире, Русия мөфтиләр шурасына караучы Мәскәүдәге ислам мәдәни үзәген дә җитәкләүче Габделвахит Ниязовның инде күптәннән Мәскәү Кремле белән бәйле булуы мәгълүм.

1999 елда ул хәтта Владимир Путинның“Единство” фиркасеннән думага да сайланды.

Ниязов соңгы елларын дөньяданың башка илләрендә яшәүче мөселманнар белән бәйләнешләр урнаштыруга багышлады.

Ниязов вакыт юклыкка сылтау итеп Азатлык радиосы белән Salamworld турында сөйләшүне үз ярдәмчесе Яуз Сәлим Куртка йөкләде. Курт Salamworldның сәясәткә һәм Русия хөкүмәтенә бәйле булмавын әйтә.

“Без сәясәт юк дибез. Бу безнең өчен сәясәт юк дигәнне аңлата. Без бер тарафны да якламыйбыз. Без нейтраль. Һәркем үз фикерен ирекле рәвештә белдерә ала, әмма Salamworld бернинди сәяси дискуссиягә дә кушылмый. Без бары тик кулланучыларга хезмәт кенә күрсәтәбез. Аларның сәяси карашлары булырга мөмкин. Алар үз фикерләрен ирекле рәвештә белдерә ала. Әмма безнең кайбер кысалар булачак. Көч куллануга үгетләү булмаячак, террорчыларга сүз бирелмәячәк һәм кешелеккә, кеше хокукларына каршы берни дә булмаячак”, ди Курт.

Ахмед Азимов

Ахмед Азимов

Salamworldның вице-президенты Ахмед Азимов 1998 елда Махачкаладан Петербур дәүләт университетына укырга килгән. Университетны тәмамлаганнан соң Мәскәүгә күчкән. Хәзер ул Мәскәү хөкүмәте карамагында эшләүче милләтләр эшләре шурасының җитәкче урынбасары да. Ул шулай ук Мөфтиләр шурасының белгечләр шурасы җитәкчесе дә.

Salamworld шурасы әгъзасы, Азәрбәйҗан ватандашы Элчин Асгаровның да хөкүмәт белән бәйләнешләре мәгълүм. Узган елга кадәр ул Азәрбәйҗанның дини оешмалар белән эшләү дәүләт комитеты рәис урынбасары булды.

Әлеге хөкүмәт вазифасында эшләгәндә Асгаров президент Илһам Алиевны тәнкыйтьләгән һәм мәктәпләрдә яулык бәйләүне тыюга протест белдергән өчен Азәрбәйҗан ислам фиркасен халыкка һәм дәүләткә каршы эшләүдә гаепләде.

Salamworldта эшләгәндә былтыр ул Иранга барып Аятулла Насыйр Мәкәрим Ширази идарәсе белән һәм Иран элемтә, яшьләр һәм спорт министрлыклары белән хезмәттәшлек турында сөйләшүләр үткәрде. Аның әйтүенчә, хәзер Salamworld Иранда да үз бүлеген ачарга җыена.

Salamworld җитәкчелегендә шулай ук Русия, Азәрбәйҗан, Дагыстаннан һәм Үзәк Азиядәге башка элекке совет республикаларыннан күренекле дин әһелләре һәм эшмәкәрләр бар.

Лондондагы Икътисад мәктәбе хезмәткәре һәм “Privacy Interntional” мәгълүмат иминлеге ширкәте мөдире Саймон Дэвиес, хөкүмәт дәүләт иминлеге мәнфәгатьләре сәбәпле элек-электән технология ширкәтләренә ныклап үтеп керә килә, йә базар дәрәҗәсенә күтәрелүче ширкәтләр оештыру, йә булганнарын контрольгә алу аша, ди.

Дэвиес, Salamworld җитәкчелегенең Кремльгә бәйле булуы шикләр уята, ди.

Саймон Дэвиес

Саймон Дэвиес

"Мин баштарак моңа җиңелчәрәк кенә карый идем, берәр финанс инвесторының сәясәткә акча салуы дип кенә уйлый идем. Әмма бу аннан зуррак нәрсә булырга охшап тора. Алар монда ике яклы уен уйнарга охшый. Бу бик кызык. Һичшиксез, сәяси нәрсә. Анда һичшиксез үтеп керү тырышлыклары бар", ди Дэвиес.

Salamworld вәкиле Курт исә "бу бары тик коммерция ширкәте генә, исеме аталмаган инвесторлар бары тик моннан керем алырга гына тели" дип дөнья базарында мөселман тауарлары арта баруга ишарәли.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG