Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 17:29

“Гадел сайлаулар өчен” митингы Русия төбәкләрендә дә узачак


Мәскәү белән беррәттән “Гадел сайлаулар өчен” митингы бүген Русиянең тагын берничә шәһәрендә узачак.

Күп кенә җирләрдә хакимият моңа рөхсәт бирмәгән.

Петербурда хакимият оештыручыларның Невский проспектында чара уздыру мөрәҗәгатен кире каккан.

Хакимият белән рөхсәт ителмәгән чараларны оппозиция Түбән Новгородта, Екатеринбурда һәм Уфада үткәрергә исәп тота. Новосибирски һәм тагын берничә шәһәрдә каршылык митингы йөрешләре рөхсәт ителгән.

“Гадел сайлаулар өчен” митингы шулай ук бүген Нью-Йорк үзәге Таймс-скверда да оештырылачак.

XS
SM
MD
LG