Accessibility links

Кайнар хәбәр

Синҗан автоном районында полиция дүрт уйгырны үтерде


Кытай полициясе Тибетның бәйсезлек хәрәкәте вәкилен тоткарлау чарасы кысаларында бер тибетлыны атып үтерде һәм тагын икесен яралады.

Әлеге хәл илнең Көнбатышында Синхай вилаятендә була. Һәлак булган һәм яраланган кешеләр элек каршылык чарасын оештырган һәм хөкүмәт бинасыннан Кытай байрагын бәреп төшергән дустын якларга тырышканнар.

Кытай хакимияте тибетларның баш күтәрүләре көне якынлашканда, иминлек чараларын арттырды. Әлеге баш күтәрүләр 1959нчы елны 10 мартта булган иде.

Кытайның икенче автоном төбәге булган Синҗанда шимбә көнне полиция тарафыннан җирле дүрт уйгыр үтерелде. Хакимият аларны экстремистик төркемгә керү һәм терактлар әзерләүдә гаепләде.
XS
SM
MD
LG