Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 05:20

Казанда “Гадел сайлаулар өчен” чарасында 50дән артык кеше катнашкан


Казанда Муса Җәлил һәйкәле янында узучы “Гадел сайлаулар өчен” җыенында 50дән артык кеше катнашкан. Хакимият митинг уздырырга рөхсәт бирмәү сәбәпле, алар аны җыен рәвешендә генә үткәргән. Ә мондый чара вакытында шигарьләр, плакатлар куллану тыела.

Җыенны оештыручы Игорь Веселов Бизнес Onlineга белдерүенчә, чарага нигездә сайлау вакытында күзәтүчеләр булып эшләүчеләр килгән. Алар тавыш бирү вакытында күргән хәрәмләшү очраклары белән уртаклашкан һәм киләчәктә хәрәкәт итү юллары турында сөйләшкән.

Муса Җәлил һәйкәле тирәсе коймалар белән уратып алынган, әмма тикшереп кертү булмаган.

XS
SM
MD
LG