Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 23:51

Бүген Казанда «Гадел сайлаулар өчен» дигән ике чара узды. Коммунистлар Ирек мәйданына, ә Ватандашлар берлеге Муса Җәлил һәйкәле янына җыелды.


Бу ике чара да хакимият тарафыннан рөхсәт ителмәгән иде. Ирек мәйданында «Бердәм Русия» фиркасеннән 15ләп кеше музыка тавышына байраклар болгап торган. «Звезда Поволжья» газетасы баш мөхәррире Рәшит Әхмәтов сүзләренчә, икенче якта коммунистлар байраклары тоткан 100гә якын кеше җыелган.

“Коммунистлар плакатлар тотмаган иде, тавыш көчәйткечләр кулланмады. Бары "хурлык" дип кычкырды. Ленин һәйкәл элеккечә коймалар белән уратып алынган. Кешеләрнең икесе коймаларны алырга тырышты, полиция бу кешеләрне тоткарлап машинага утыртып алып китте. Бу урынга унлап полиция автобуслары, машиналар тезелеп киткән иде. Шуннан соң коммунистлар Ирек мәйданыннан "Казан" милли үзәгенә таба кечкенә йөреш уздырырга карар кылды. Полициянең күпчелеге шулай ук автобуслардан чыгып алар артыннан китте, чөнки алар коммунистлар Муса Җәлил һәйкәле янындагы җыенга кушылыр дип борчылгандыр. Ник дигәндә, андый тәкъдим белдерүчеләр булды. Әмма алар тезелеп коммунистлар фиркасе җитәкчесе Хафиз Миргалимов артыннан "Казан" милли-мәдәни үзәгенә генә барды”, диде Әхмәтов.

Яшьләр Муса Җәлил һәйкәле янына җыелды

Коммунистлар чарасы сәгать көндезге бердә булса, “Ватандашлар берлеге” һәм җәмәгатьчелек активистлары сәгать икедә Муса Җәлил һәйкәле янына җыелды. Бизнес Online 50дән артык кеше катнашты дип язса, Әхмәтов анда 100-150ләп кеше булды дип әйтте.

“Бу нигездә яшьләр һәм сайлаудагы күзәтүчеләр иде. Аларның күбесе Казанның Мәскәү районында эшләде. Чарада хәрәмләшүләр һәм Путинны өченче мәртәбә президент итеп сайлауга каршылык белдереп фикер алышулар булды. Шуннан кешеләр кулга-кул тотынып Муса Җәлил һәйкәлен уратып алып берничә тапкыр аны әйләнде. Элек бит “каравай-каравай, кого хочешь выбирай” дигән җыр җырлыйлар иде, шуны хәтерләтте. Килүчеләргә ак тасмалар таратылды. Ватандашлар берлегеннән Борис Бегаев һәм берничә кеше һәйкәлгә менеп Муса Җәлил аягы чорналган тимергә ак тасмалар бәйләде. Шуннан Бегаев “цензураны бетерергә, тупланып сәяси көч булдырырга кирәк” дип чыгыш ясады. Бу чара 20 минут тирәсе барды һәм һәркем үз фикерен әйтә алды. Полиция каршы булмады”, диде Әхмәтов.

Аның сүзләренчә, бүген шулай ук Мулланур Вахитов һәйкәле янында “Бердәм Русия” фиркасе вәкилләренең унлап кешесе байраклар тотып басып торган. Әхмәтов хәзер хакимият оппозициягә чаралар уздыру өчен үзәктәге урыннарны бирмәү өчен нәкъ “Бердәм Русия” пикетларын куллана дип саный.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG