Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 22:56

Бүген Уфада да “Гадел сайлаулар өчен” чарасы узды. Киләсе митингны майда уздырырга исәп тоталар.


Чараны оештыручыларның берсе, хокук яклаучы Эдвард Мурзин әйтүенчә, хакимият белән рәсмиләштерелмәгән чарада 60-70ләп кеше катнашкан. Башка төбәкләрдә хакимият митингларга рөхсәт бирмәсә, Уфада чара уздыру турында мөрәҗәгать тапшыруга соңга калганнар.

“Аны өч көн алдан бирәсе булган”, диде Мурзин.

Шуңа бу чарада халык та күп катнашмаган. Тагын бер сәбәп булып мөгаен көннең суык булуы торгандыр, ди оештыручылар. Шулай да интернет сәхифәләрдә бу чарага теләктәшлек белдерүчеләр күп булган.

Чарада тавыш көчәйткеч җиһазлар һәм шигарьләр кулланылмаган. Җыелган халык сайлаудагы хәрәмләшүләр турында фикер алышкан. Нигездә чарага күп кенә сайлау бүлекләрендә эшләгән күзәтүчеләр җыелган.

“Алар “карусель” дигән технология турында сөйләште. Гомумән хәрәмләшүдә кулланылган төрле алымнар турында сүз барды”, диде Мурзин.

Әйтергә кирәк, алдагы митингларның берсендә алар җирле үзидарәгә реформалар таләп иткән иде. Аңа хакимият вәкилләре колак салган.

“Хакимият безнең тавышны ишетте бугай. Хәзер җирле үзидарә кануннарына бергәләп тәкъдим кертергә сорадылар. Шуңа митингларның нәтиҗәсе бар дип саныйм”, диде Мурзин.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG