Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 15:11

Таҗикстанда Facebook кабат эшли башлады


Бүген Таҗикстанда Facebook социаль челтәре кабат эшли башлады. Бу хакта илнең интернет-провайдерлары белдерә.

Таҗикстан хөкүмәтенең элемтә хезмәте күрсәтмәсе нигезендә 2 мартта ябылган башка кайбер сәхифәләр әле дә ябык кала.

Бу көннәрдә Таҗикстан журналистлар берлеге һәм мәгълүмат чараларының тагын дүрт берләшмәсе ил хакимиятләреннән Facebook һәм тагын берничә сәхифәгә керү мөмкинлеген булдыруны таләп итте.

Алдарак Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы Таҗикстан хакимиятеннән бу сәхифәләрне ачуны сорады.

XS
SM
MD
LG