Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 23:23

Кандаһарда әфганнарга ут ачкан американлы тоткарланган


Әфганстанда тыныч халыкка ут ачкан дип саналган американ хәрбие тоткарланган.

Әфганстандагы НАТО көчләре идарәсе белдерүендә хәрбине үз хезмәттәшләре кулга алуы әйтелә. Тикшерүне халыкара көчләр Әфганстан хакимияте белән бергә алып бара.

Кайбер мәгълүматларга караганда, хәрби шимбә көнне Кандаһардагы хезмәт урыныннан рөхсәт алмыйча чыгып киткән. Аның әфганнарга ни сәбәпле ул ачуы билгесез. Әлегә корбаннарның саны да билгеле түгел. Кандаһар вилаяте губернаторы барлыгы 16 кеше һәлак булды дип белде. Ләкин НАТО вәкиле ут ачу нәтиҗәсендә берничә кеше яраланган, әмма үлүчеләр юк дип бара.

Соңрак хәрби хезмәт урынына кайта һәм тоткарлана.

XS
SM
MD
LG