Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 08:24

Узган елны Татарстан төзелешләрендә 26 эшче үлгән


Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин инде быел төрле төзелешләрдә биш кешенең үлүен әйтте. Узган елны исә 26 кеше һәлак булган.

Премьер-министр Илдар Халиков әлеге хәлләрдә төзелешне контрольдә тотучы оешмаларның гаепле булуын әйтте һәм иминлеккә аеруча да игътибар бирергә кушты.

“Контрольдә тотучы оешмаларның башбаштаклыгы аркасында 26 кешенең гомере өзелде”, диде ул төзелешкә бәйле утырышта.

XS
SM
MD
LG