Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 14:39

Ясина һәм Сорокина президент карары белән кеше хокуклары шурасыннан чыгарылган


Русия президенты Дмитрий Медведев Ирина Ясина һәм Светлана Сорокинаны президентның гражданнар җәмгыяте һәм кеше хокуклары шурасыннан чыгару турында фәрман имзалаган.

Узган ел азагында журналист Сорокина һәм публицист Ясина «Тере журнал»дагы үз блокларында Дәүләт Думасы сайлауларындагы вәзгыять сәбәпле, шурадан чыгу турында уртак гариза бастырды. Алар фикеренчә, сайлау нәтиҗәләре гадел түгел, ә протест митингына чыкканнар белән «бик дорфа кыландылар».

XS
SM
MD
LG