Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хомста 47 хатын-кыз һәм бала мәете табылган


Сүриянең Хомс шәһәрендә 47 хатын-кыз һәм бала мәете табылган. Бу хакта оппозиция активистлары һәм дәүләт телевидениесы белдерде.

France Pressка Хомста яшәүче оппозиционер Һади Абдаллаһ белдерүенчә, 26 бала һәм 21 хатын-кыз мәете Хомсның Карма әл-Зәйтун һәм Әл-Адавийе мәхәлләсендә табылган. Аларның кайберләрендә җәзаланган эзләр бар. DPA хәбәр итүенчә, бу кешеләр кичә кич үтерелгән.

Дәүләт телевидениесы бу җинаятьтә «хәрби террор төркемнәрен» гаепләде. Алар Сүрия хәрбиләренә тап төшерү максатыннан Хомстан кешеләрне урлап, үтереп аларның мәетләрен фотога төшерүен әйтте.
XS
SM
MD
LG