Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокук яклаучылар Сәфәровның эштән алынуын таләп итә


Татарстан эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров
Татарстан эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров

Казанда Назаров полиция бүлегенә ябылганнан соң үлү сәбәпле, хокук яклау үзәкләре Русия президентына Татарстан эчке эшләр министры Әсгать Сәфәровны эштән алырга дигән таләп белән чыкты.

Казан хокук яклау үзәге һәм «Агора» төбәкара хокук яклау оешмасы матбугат чаралары аша Русия президенты Дмитрий Медведевка мөрәҗәгать итте. Алар Татарстан эчке эшләр министры Әсгать Сәфәровны эштән алуны таләп итә. Әлеге мөрәҗәгатьне язарга Казандагы полиция бүлегенә ябылганнан соң 52 яшьлек Сергей Назаровның үлеме сәбәп булган. Казан хокук яклау үзәге сүзчесе Булат Мөхәммәтҗанов Азатлык радиосына Русия президентына тагын рәсми хат та юлланачак дип әйтте.

Мөхәммәтҗанов сүзләренчә, вафат булган Сергей Назаровның абыйсы бүген күмү мәшәкатьләре белән йөри. Бөтен кирәкле документлар да эшләнеп бетсә, Назаров иртәгә җирләнергә тиеш. Казан хокук яклау үзәге бу җинаять эшен тикшерүне ахырына кадәр җиткерү өчен Назаровның абыйсына үзләренең юристларын тәкъдим иткән булган һәм ул ризалашкан. Мөхәммәтҗанов бу җинаять эшендә Назаровның абыйсы зыян күрүче дип танылды ди.

Татарстандагы тикшерү идарәсе әлеге җинаять эшен тикшерүне ике маддәдә: көч кулланып вәкаләтләре кысаларыннан чыгуда һәм зыян күрүчене мыскыллап, аның сәламәтлегенә авыр зыян салуда, башлаган.

Шаһитлардан һәм җинаять кылынган көнне полиция бүлегендә булган хезмәткәрләрдән сорау алынган инде. Татарстан эчке эшләр министрлыгы сәхифәсе, полиция хезмәткәрләре үзләре бу эшкә катнашлары булмау турында белдерде, дип хәбәр итә. Бүген Назаровка медицина тикшерүе үткәрелә һәм аңа кайчан зыян салынганлыгы ачыкланачак.

Сәфәров: Кыргыйлыкның да кыргыйлыгы

12 март көнне Сәфәров Казанның «Дальний» бистәсендәге полиция бүлегендә булган хәл уңаеннан ашыгыч киңәшмә җыеп, полиция хезмәткәрләренең гаепле булулары ачыкланса, үзенең аларга иң каты җәза бирүләрен сораячагын белдерде.

Бу эшне Мәскәү дә үз күзәтүенә алды. Русия эчке эшләр министрлыгы Сәфәровка гадел тикшерү үткәрү өчен бөтен чаралар да күрергә дип күрсәтмә бирде.

Казан хокук яклау үзәге сүзчесе Булат Мөхәммәтҗанов
Казан хокук яклау үзәге сүзчесе Булат Мөхәммәтҗанов
11 март кичендә Татарстан эчке эшләр министры полициянең 13 хезмәткәрен тәртип җаваплылыгына тарту турында фәрман имзалаган иде. Казан эчке эшләр идарәсенең тугыз җитәкчесе һәм шул исәптән идарә башлыгы Рөстәм Кадыйров үзләренең вазифаларына тулысынча ук туры килмәүдә кисәтелде. «Дальний» полиция бүлегенең башлыгы Сергей Ефримов һәм бу җинаятьтә шикләнелгән биш полиция хезмәткәре вакытлыча вазифаларыннан читләштерелде.

Сәфәров полиция хезмәткәрләрен әлеге җаваплылыкка тарту эшнең башы гына дип әйтә. «Булган хәлгә алар вакытында игътибар итмәгәнгә, зыян күрүчене тоткарлау куелган таләпләр нигезендә алып барылмаганга хезмәткәрләр җаваплылыкка тартылды. Әгәр гаепләре расланса, полиция бүлеге башлыгы Ефремов, ышаныч югалткан өчен, эчке эшләр оешмасыннан җибәреләчәк, гаеплеләр рәшәткә артына утырачак», диде Сәфәров.

9 март көнне Сергей Назаровны вак хулиганлык өчен Казанның «Дальний» дип аталган тугызынчы санлы полиция бүлегенә алып киләләр. Шул көнне кич белән эче авыртканга аның янына ашыгыч ярдәм табиблары чакырыла. Аңа авырту баса торган укол ясала, әмма ул хастаханәгә салудан баш тарткан. 10 март көнне көндез Назаров тагын эчем авырта дип зарлана. Шуннан аны «туры эчәк шартлау» диагнозы белән хастаханәгә салалар һәм Назаров операциядән соң үлә, дип белдерелә Татарстан эчке эшләр министрлыгы сәхифәсендә. Вафатына кадәр Назаров туганнарына үзенең полиция тарафыннан кыйналуын һәм көчләнүен әйтеп өлгергән.

Бу хәлгә Сәфәровның аңлатмасы [mvd.tatarstan.ru видеосы]:
Министр Сәфәров аңлатмасы
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:14 0:00

Министрлык белдерүенчә, 1959 елгы Сергей Назаров полиция бүлегенә китерелгәндә исерек булган. Ул элгәре төрле җинаятьләр өчен алты тапкыр хөкем ителгән.

Сәфәров полиция бүлегендә Назаров белән булган хәлне «кыргыйлыкның да кыргыйлыгы» дип бәяләде. Казан хокук яклау үзәге сүзчесе Булат Мөхәммәтҗанов әйтүенчә, Татарстанда мондый хәлләр иң ким дигәндә елына бер тапкыр булып тора.
XS
SM
MD
LG